Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2025

Көзнең беренче көнен барлык укучылар түземсезләнеп көтеп ала - җәйге озын яллардан соң яңа көч белән мәктәпләргә ашыга алар. Мәктәптә белем алмасалар да бакча балалары 1нче сентябрь Белем бәйрәмен бик яраталар - чәчәк букетлары белән тәрбияче апалары янына ашыгалар. Бүген безнең бакчабызда да Белем бәйрәме үтте - урманнан кунакка килгән Аюга блем алуның кирәклеген аңлаттылар, биремнәр чишәргә ярдәм иттеләр. Балалар кечкенәдән үк белемгә омтылып, акыллы булып үссеннәр өчен тәрбиячеләребез бар көчләрен куялар.
Первый день осени все школьники ждут с нетерпением - после долгих летних каникул они с новыми силами спешат в школы. Несмотря на то, что они не учатся в школе, дети детского сада очень любят праздник знаний 1 сентября - спешат с букетами цветов к воспитательницам. Сегодня в нашем саду прошел праздник знаний - медведю, пришедшему в гости из леса, объяснили необходимость получения знаний, помогли решить задания. Воспитатели прилагают все усилия для того, чтобы дети с раннего возраста стремились к знаниям и росли умными.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйбыз! 03.07.2025

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладык. Юллардагы торыш, кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау, машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең җаваплылыгы һәм үзара ихтирамлы булып хәрәкәт итүләре - әлеге тармак хезмәткәрләренең оперативлыгына, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән эзлекле эш алымнарына, төгәл һәм дөрес гамәлләренә бәйле. Юллардагы иминлекне тәэмин итүче ЮХИДИ хезмәткәрләре дә эшчәнлекләрен принципиаль юнәлештә алып барсалар да, күңелләрендә һәрчак изгелек. Районыбызда һәлакәтләрне булдырмау, фаҗигале үлемнәргә юл куймау, шоферларны гел кисәтеп тору, кануннарның үтәлешен тәэмин итү, юл кагыйдәләрен бозучыларга карата тиешле чаралар күрү - аларның хезмәт бурычлары булып тора. Һәрбер ЮХИДИ өлкәсендә эшләүче һәм эшләгән кешеләргә сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телибез.
-
Балачак бәйрәме 30.05.2025

1 июнь - балаларны халыкара яклау көне уңаеннан балалар үзәк китапханәсе һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе пропаганда бүлеге белән берлектә Күңелле балачак бәйрәме үтте. Балалар уен-бәйгеләр, башваткычлар, кызыклы табышмаклар чишеп төрле биремнәр үтәделәр, әкият геройларына ярдәм иттеләр.
-
Чик буе гаскәрләре көне 28.05.2025

Бүген балаларыбыз районда үткән Чик буе гаскәрләре көнендә катнаштылар. Элек-электәк чик сакчылары армиянең әһәмиятле өлеше булып тордылар. Илебезнең тынычлыгы аларның уяулыгыннан, намуслы хезмәтеннән торуын балалар кечкенәдән аңлап үсәргә тиешләр. Мондый чаралар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора.
-
Бакчабызда Сабантуй! 26.05.2025

Бүген бакчабызда Сабантуй гөрләп үтте. Милли бәйрәмебез тарихын искә төшергәннән соң балалар төрле уеннарда көч сынаштылар - җитезлекләрен, осталыкларын сынадылар. Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
#эковесна бәйгесе дәвам итә 19.05.2025

Бүгеннән "Эковесна 2025" бәйгесенең соңга атнасы стар ала. Атналык "чиста су" лозунга астында үтә һәм яр буйлары, күлләр, сулыкларны чистартуга юнәлдерелә. Кадерле балаларыбыз һәм хөрмәтле әти-әниләребезне бәйгенең соңгы биремен үтәргә чакырып калабыз.
-
Районкүләм "Аҗаган" уеннары 13.05.2025

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме командасы Актаныш катнаш төрдәге 6нчы санлы балалар бакчасы үткәргән районкүләм "Аҗаган" - "Зарница" уеннарында катнашып мактаулы 2нче урын яулады. Хәрби-патриотик рухта үтүче мондый ярышлар балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Бөтен кеше дә хәрби булып бетә алмый, әмма йөрәктә үз илеңне ярату хисе булырга тиеш. Без, педагоглар, балаларга кечкенәдән үк әлеге тәрбияне бирергә тырышабыз.
-
#эковесна бәйгесенең 7 атнасы 12.05.2025

«ЭкоЯз» бәйгесенең яңа атнасын башлап җибәрәбез. «Зоокайгырту» лозунгы астында үтүче 7нче атнада караучысыз калган йорт хайваннарын кайгыртырга, махсус приютларга ярдәм итәргә киңәш итәбез.
-
Җиңү бәйрәме белән! 06.05.2025

9май көнне илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә. Бакчабыз әлеге зур бәйрәмгә ныклап әзерләнде, әти-әниләр ярдәме белән "Җиңү көне безнең күңелләрдә" конкурс-күргәзмә оештырылды, балаларыбыз "Үлемсез полк", "Без булачак солдатлар" акцияләрендә катнаштылар. Зурлар төркеме тематик бәйрәм иртәсе үткәреп безгә тыныч, матур көннәр бүләк иткән батыр солдаталрыбызны искә алдылар.
-
#эковесна бәйгесенең 6 атнасы 05.05.2025

«ЭкоВесна» - «ЭкоЯз» бәйгесенең 6 нче атнасы «Үзгәреш» темасы астында уза. Бу атна дәвамында чишмә территорияләрен үзгертеп тәртипкә китерергә, чистартырга һәм яңартырга кирәк.









