Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55 |
| Телефон: | +7(855)-525-17-26 |
| E-Mail: | Churakaevskaya.Shkol@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуракаевская ООШ" |
| Руководитель: | Набиева Дильбар Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 22 учащихся /22 укучы |
| У нас учат: | 9 педагогов /9 укытучы |
Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
4 нче чирек башланды 03.04.2014

Укучылар язгы каникулдан соң зур көч туплап, 4 нче чирекне башладылар.Укучыларга укуларында зур уңышлар телибез.
-
1 апрель – Халыкара көлке көне 02.04.2014

Көлке көне күп илләрдә билгеләнеп үтүче рәсми булмаган халыкара бәйрәм. Күпчелек илләрдә ул 1 нче апрельдә үтә. Бу бәйрәм XVI гасырдан бирле үткәрелә. Россиядә массакүләм рәвештә көлке көне беренче тапкыр Мәскәү шәһәрендә 1703 нче елда үткән.
-
Нәфис сүз остасы
01.04.2014
Районда шигырь сөйләү конкурсы узды. Анда безнең мәктәпнең нәфис сүз осталары – Салахова Ләйсән һәм Хасанов Рамис катнашты. 9 нчы класс укучысы Хасанов Рамис 1 урынга лаек булды. Афәрин!
-
Шигырь сөйләү бәйгесе
01.04.2014
Бу атнада башлангыч класс укучылары арасында шигырь уку бәйгесе оештырылды. Мәктәптә җиңгән 4 класстан Салахова Ләйсән,3 класстан Галлямова Ләйсән,2 класстан Шайгзамов Ильяс кустка мәктәп данын якларга бардылар. Салахова Ләйсән барысын да җиңеп, 1 урынга чыкты.
-
“Татар кызы- 2014” һәм “Татар егете- 2014” бәйгесе
01.04.2014
21 нче март көнне “Яшьлек” милли –мәдәни үзәгендә “Татар кызы “ һәм “Татар егете” бәйгеләренең финал өлеше булып узды.
-
Язгы каникул 01.04.2014

24 нче марттан 1 нче апрельгә кадәр язгы каникул була.Укучыларга яхшы итеп ял итүләрен телибез. Юлда, сулык буйларында һ.б куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз. 9 нчы класс укучыларының консультацияләре дәвам итә.
-
Көнгерә - 2014 01.04.2014

-
Күңелләрдә мәңгелек яра 10.03.2014

Авыл мәдәният сараенда күңелне тетрәндерерлек кичә булып үтте. Ул Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел уңаеннан оештырылган иде. Кичәдә үзебезнең авылдан Әфганстанда булып кайткан абыйларыбыз турында күп мәгълүмат бирелде. Авылыбыздан Әфганстанда хезмәт иткән Абдуллин Хәлил истәлекләре тыңланды.
-
"Актаныш сувениры" конкурсы
10.03.2014
"Радуга родного края" фестиваленең 3 туры йомгакланды. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә актив катнаштылар. Миназова Рәзилә 1урын алды һәм диплом белән бүләкләнде. Укытучысы: Миназова Рәвия Җәмигънур кызы. Котлыйбыз!
-
Регионара семинар 10.03.2014

Мәктәбебезнең башлангыч класс укытучылары Хафизова Нәзлия һәм Шәймарданова Энҗе Актаныш №1 мәктәбе базасында узган регионара семинарда катнаштылар. Семинарда дәрес эшкәртмәләре, методик эшләр буенча чыгарылган җыентык та тәкъдим ителде.















