Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Ел укытучысы" конкурсы 17.01.2018

17 нче гыйнвар көнне Актаныш мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2018" конкурсының куст этабы булып узды.Безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Солтанова Ләйсән Илсур кызы ачык дәрес, мастер-класс күрсәтте.
-
Сәләтле балалар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме 09.01.2018

7 январь көнне сәләтле балалар өчен хакимият башлыгының чыршы бәйрәме үтте. Безнең мәктәптән бу бәйрәм тантанасына 5 укучы барды. Укучылар «Красавица и чудовище» әкият-тамашасын һәм Боз сараенда шоу-чара карадылар. Бәйрәм укучыларга бик ошады.
-
“Знатоки природы” интеллектуаль уенында
06.01.2018
21 нче декабрь көнне 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә волонтерлар елына багышланган регионара “Знатоки природы” интеллектуаль уены булды. Бу уенда мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары Хайдарова Эльза, 8 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Расил, Җәмилов Нурзилдән торган укучылар командасы уңышлы чыгыш ясады. Алар “Яшел патруль” номинациясендә җиңүгә ирештеләр. Укытучылары - Нәгыймова Д.Р. Зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Кышкы спорт сезонын ачу ярышы 18.12.2017

16 декабрь көнне Актанышның “Бүләк” чаңгы тарссасында кышкы спорт Сезонын ачу тантанасы булып узды. Анда безнең мәктәп укучылары катнашты һәм команда 2 урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә Хабибуллина Адилә -1 урын, Зиннурова Эльвина -4 урынга лаек булды. Укытучылары Хәбибуллин А.Д. Зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.
-
Рус теленнән район олимпиадасы нәтиҗәләре 16.12.2017
Район буенча үткән рус теле олимпиадасында безнең мәктәпнең 8 нче класс укучысы Хисамова Миләүшә призер булды. Укытучысы - Фаттахова Т.М. Молодцы! -
Экологлар конферециясе 13.12.2017

12нче декабрь көнне Актаныш №2 мәктәбендә «Туган ягыңны ярат һәм сөй» исемендәге район фәнни - гамәли конферециясе үтте. Анда безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Хисамова Миләүшә " Иске Бикчәнтәй авылы тирәсендә кондызларның яшәү рәвешен өйрәнү" дигән проект эше белән чыгыш ясады һәм номинация яулады. Укытучысы - Нәгыймова Д.Р. Котлыйбыз!!
-
Инвалидлар ункөнлеге
11.12.2017
"Игелекле йөрәкләр" исемендәге волонтерлар отряды өлкәннәргә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Декада барышында инвалид өлкәннәрнең өйләрендә булдылар, хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеп кайттылар.
-
Яшь гражданнар форумы 07.12.2017

7 декабрь көнне Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә Яшь гражданнар форумы узды. Безнең мәктәптән Галиева Алинә, Зиннурова Эльвина катнашты. Алар өч мәйданчыкта эшләделәр, мастер-классларда актив катнаштылар. Форум бик эшлекле һәм кызыклы булды.
-
"Дус класс серләре" конкурсы 02.12.2017

30 нчы ноябрь көнне "Дус класс серләре" республикакүләм конкурсының муниципаль этабында безнең мәктәпнең әти-әниләр комитеты видеороликлар, кул эшләре күргәзмәсе, визитка белән уңышлы чыгыш ясады. Актив катнашканы өчен командага сертификат тапшырылды.
-
Безнең уңышлар
30.11.2017
27 нче ноябрь көнне булып узган укучыларның бөтенроссия фән олимпиадалары кысаларында мәктәбебезнең 8 класс укучысы Хисамова Миләүшә биология фәне буенча җиңүче булып танылды. Чын күңелебездән котлыйбыз,киләчәктә дә уңышлар телибез. Укытучысы: Нәгыймова Д.Р.










