Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Ата-аналар җыелышы 11.09.2017

11 сентябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта районның полиция бүлегеннән балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Ахунова А.А. балалар арасында хокук бозуларны булдырмау турында чыгыш ясады. Әтәс авыл фельдшеры Фаттахова И.Ә. гриппка каршы вакцинация ясатуның әһәмияте турында аңлатты.
-
Белем бәйрәме
01.09.2017
Бүген мәктәптә Белем бәйрәме уңаеннан тантаналы линейка үтте. 1 нче сыйныфка 6 укучы кабул ителде. Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык җитәкчесе, ата-аналар, лаеклы ялдагы укытучылар катнашты. Алар үзләренең бәйрәм котлауларын җиткерделәр. Шул ук көнне һәр класста “Без тынычлык яклы ” темасы астында тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Балаларга тынычлыкны саклау, дус булу турында аңлатылды һәм тәрбияви презентация күрсәтелде.
-
Хезмәттәшебезне котлыйбыз! 25.08.2017

Актаныш районында узган район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән зур өлеше, купьеллык хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Тарих, җәмгыть белеме укытучыларының август киңәшмәсе
17.08.2017
17 нче август көнне Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында район күләмендә тарих, җәмгыять белеме укытучыларының "Актуальные вопросы преемственности, сисемности и результативности в контексте внедрения ФГОС ООО" дигән тема астында август киңәшмәсе үтте.
-
Экология буенча проект эшләрен яклау конкурсы
29.04.2017
28нче апрель көнне Уразай мәктәбендә экология буенча проект эшләрен яклау буенча конкурс үтте. Безнең мәктәпнең 7нче класс укучысы Хисамова Милүшә " " проект эше белән катнашты һәм җиңүче булды (җитәкчесе биология укытучысы Нәгыймова Д.Р). Котлыйбыз!
-
Мастер-класс бәйгесе 28.04.2017

25 нче апрель көнне Актаныш гимназиясендә китапханәчеләрнең район күләмендә "Мастер-класс" бәйгесе уздырылды. Анда мәктәбебезнең китапханәчесе Шириева М.Р. "Кояш көлеп карый безгә" темасына мастер класс күрсәтте.
-
Туган тел атналыгы
24.04.2017
Мәктәптә, план нигезендә, Туган тел атналыгы дип игълан ителде. Атналык кысаларында, рәсем, шигырь язу, кроссворд чишү конкурслары узды. "Башаткыч" уены үткәрелде. Нәтиҗәләр чыгарылып, грамоталар, истәлек бүләкләре таратылды. "Тукай безнең күңелләрдә" исемле күргәзмә оештырылды.
-
Бердәм Республика Тесты 24.04.2017

Бүген 9 класс укучылары татар теленнән имтихан бирәләр, аларга уңышлар юлдаш булсын!
-
Бөтенрәсәй "Илһам" яшь язучылар бәйгесе нәтиҗәләре 22.04.2017

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге оештырган “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә катнашып, проза номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллина Алинә ll дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Бөтенрәсәй тикшерү эше 18.04.2017

Бүген, ягъни 18 нче апрель көнне мәктәптә рус теле фәненнән 4-5 сыйныфларда Бөтенрәсәй тикшерү эше (ВПР) үтте.










