Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Көнгерә"халыкара математик конкурс 15.03.2018

15 нче март көнне “Көнгерә” халыкара математик конкурс-уен уздырылды. Инде 25 ел уздырылучы бу конкурста укучылар логик фикерләүгә мәсьәләләр чиштеләр, бланкларга тутырып эшләрне тикшерүгә җибәрделәр. Безнең мәктәпнең 10 укучысы үз көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәләр май аенда билгеле булачак.
-
Чаңгы ярышы 10.03.2018

8 март көнне Актаныш “Бүләк” чаңгы трассасында район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов призына чаңгы ярышлары узды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм райондашларыбызны спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә өндәү максатыннан оештырылган әлеге чарада безнең мәктәп укучылары Ялалов И., Җәмилов Н., Гәрәев А. катнашты.
-
"Ягез әле, кызлар!" 09.03.2018

6 март көнне язның беренче бәйрәмен каршылау максатыннан 5-9 класс кызлары арасында "Ягез әле, кызлар" ярышы узды. Бәйрәм чарасы бик матур оештырылган. Кызлар ике командага бүленеп, бик күп төр кызыклы конкурс бәйгеләрдә көч сынаштылар, җитезлектә, тапкырлыкта осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә "Ромашка" командасы кызлары җиңүче дип табылды. Кичәне кызыклы итеп оештыручы математика, физика укытучысы Фатыйхова Д.Ә.
-
Әниләр бәйрәме 06.03.2018

Бүген 6 март көнне башлангыч класс укучылары Әниләрен чакырып 8 март бәйрәмен бәйрәмен билгеләп үттеләр. Әниләр ике командага бүленеп ярыш конкурсларда көч сынаштылар. Бәйрәм чарасы җыр- бию белән үрелеп барды. Балалар үз куллары белән ясаган истәлек бүләкләрен тапшырдылар. Әниләрнең күзләрендә сөенеч, дулкынлану иде. Кичәне оештыручылар Мирзаянова Р.М., Гарданова З.М.
-
Республикакүләм Аяз Гыйләҗев укулары 01.03.2018

27 нче февраль көнне Сарман районында уздырылган республикакүләм Аяз Гыйләҗев укуларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина С.Г. катнашты, Серитификат белән бүләкләнде.
-
Хәрби-патриотик айлыкка йомгак 01.03.2018

Мәтәптә февраль ае "Хәрби патриотик айлык" дип игълан ителде. Айлык план нигезендә үтте. Атналык линейкада айлыкка йомгак ясалды, төрле ярыш, бәйгеләрдә актив катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды. Айлыкны уздыручы тормыш иминлеге һәм физкультура укытучысы Хабибуллин А.Д.
-
Наркомания- зур афәт 01.03.2018

1 март- наркоманиягә, наркобизнеска каршы көрәш көне. Укучылар арасында наркоманиягә каршы аңлату эшләре алып бару, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, югары сыйныфларда “ Мин тормышны сайлыйм!”, "Наркомания-ак үлем" дип исемләнгән класс сәгатьләре үткәрелде.
-
"Физический огонек" 27.02.2018

В Поисевский средней общеобразовательной школе проходил районный конкурс решения задачи по физике "Физический огонек" в 7-8 классах. В конкурсе принимали участие команды из 3-х учеников 7-8 классов от каждой средней и основной школы. По итогам районного конкурса наша команда заняла 2 место!!! В конкурсе приняли участие ученицы 7 класса Галиева А, Абдуллина А., ученица 8 класса Сарварова Р. Учительница Фатихова Д.А. Молодцы!!!!
-
"Ягез әле, егетләр!" 24.02.2018

22 февраль көнне Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан урта һәм зур класслар арасында "Ягез әле, егетләр!" ярышы булды. Егетләрнең җитезлеге төрле бәйгеләрдә сыналды. Анда укучылар ату, автоматны сүтеп - җыю, турникта тартылу, противогаз кию, шашка уйнау, тагын бик күп ярыш төрләрендә көч сынаштылар. . Нәтиҗәдә "Барс" командасы җиңү яулады Афәрин!!!
-
Итоги районного конкурса "Письмо другу" 24.02.2018

Поздравляем призёров районного конкурса сочинений на английском языке "Письмо другу " среди учащихся 8-9 классов: Сарварова Рамиля - 1 место, Хисамова М.- 3 место, учитель Султанова Л.И.










