Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Юбилей 18.04.2016

18 апрель көнне мәктәптә башлангыч класс укучыларына белем һәм тәрбия бирүгә 30 ел гомерен багышлаган Гарипова Энҗе Флүн кызының гомер бәйрәме- 50 яшьлек юбилее. Юбилярны мәктәп укучылары,мәктәп коллективы,килгән кунаклар шигъри теләкләр һәм концерт номерлары белән котладылар.
-
Өмә 16.04.2016

Язгы чисталык айлыгы кысаларында безнең мәктәп укучылары белән берлектә16 нчы апрель көнне өмә оештырылды. Укучылар мәктәп яны территориясен һәм барлык тротуарларны чүптән арындырдылар. Тирә-як чистарып, чүптән арынды.
-
Конкурс водоохранных зон 14.04.2016

Указом Президента Республики Татарстана Рустама Минниханова 2016 год в Республики объявлен Годом водоохранных зон. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в муниципальном конкурсе, посвященном Году водоохранных зон в Республике. Ученик 3 класса - Шарипов Г. - занял 2 место (Руководитель Э.Ф.Гарипова), а ученица 7 класса Магданова Алина - I место (Руководитель Р.Д.Гарипова). Поздравляем, желаем дальнейших успехов.
-
Өмә 13.04.2016

13 апрель көнне "Эковесна"акциясе кысаларында уздырылган өмәдә, барлык укучылар һәм укытучылар әйләнә-тирәне чистартуда актив катнашты. Өмәдә мәктәп әйләнә - тирәсе,мәчет һәм Сабантуй мәйданнары чистартылды.
-
"Юрий Гагарин белән 108 минут" 12.04.2016

1961 нче елның 12 нче апрелендә кешелек үз үсешендә космик эрага аяк баса. Бу көндә Юрий Гагарин беренче тапкыр космик киңлеккәочыш ясый. Без, Аккүз мәктәбе укучылары һәм укытучыларыГагарин декадасы кысаларында күп кенә конкурслар, викториналар үткәрдек. Кул эшләренә күргәзмәләр оештырдык, рәсем конкурсы үткәрдек. Иң мавктыргычы актлар залында үткән "Юрий Гагарин белән108 минут" дигән кичә булды. Кичәне физика укытучысы А.К.Ямалова оештырды. Фотоларга сылтама
-
Каен бөресе җыю 11.04.2016
Безнең мәктәптә каен бөресе һәм нарат күркәсе җыю буенча бәйге игълан ителде. Укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә актив катнашып киләләр. Башлангыч класс укучыларына әти-әниләре ярдәм итә. -
Ата-аналар җыелышы 11.04.2016
Мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып үтте. Ата-аналарны 3 нче чирек, контроль эш нәтиҗәләре белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, класстан тыш эшчәнлек буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары таныштырды. Биология укытучысы Гилванова Н.Х. "Ата-аналарга психолог киңәшләре" темасына чыгыш ясады һәм ата-аналар белән тест үткәрде. -
9 класс ата-аналар җыелышы 06.04.2016

6 апрель көнне мәктәптә 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Һәр фән иясе укучыларны ОГЭга әзерләүләре турында ата-аналарга аңлаттылар, фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Кошлар көне 05.04.2016

5 апрель көнне мәктәптәбиология укытучысы Гилванова Н.Х. җитәкчелегендә "Кошлар көне" билгеләп үтелде. Кичә кошлар тормышыннан алынган кызыклы фактлар турында презентация карау һәм табигатьтәге экологик проблемалар,аларны чишү юлларын эзләү белән үрелеп барды.
-
Зарница 04.04.2016

Безнең мәктәп укучылары зур кызыксыну белән "Зарница" хәрби-спорт уенында катнаштылар. 10 укучыдан торган команда хәрби-тарихи викторинада, физик әзерлек буенча яхшы нәтиҗәгә ирештеләр. Җитәкчеләре ТИН укытучысы А.Ә.Исламов.














