Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Урок мужества.Подвиг блокадного Ленинграда. 27.01.2021

27 нче январь көнне 9 - 11 сыйныф укучылары онлайн Батырлык дәресендә катнаштылар. Ленинградның блокададан азат ителүе билгеләп үтелде.
1944 елның 27 январе- Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград блокадасы- үлем исе аңкып торган. әйтеп, сөйләп бетергесз, иң-иң авыр көннәр ул. Халыкның чиксз батырлыгы тарих һәм хәтер битләренә мәңгегә кереп калды.
Балалар беркайчан күрмәсеннәр иде сугышны!Белмәсеннәр иде сугышның кайгысын, сагышын! Киләчәктә ни генә теләсәк тә барында башкарырбыз тик сугышлар гына булмасын.
-
Коррупциягә каршы көрәш 26.01.2021

Югары сыйныф укучыларына "Нәрсә ул коррупциягә һәм аңа каршы көрәш" темасы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Яшь буыннарга коррупциягә каршы көрәштә гражданлык позицияләре, кыйммәтләр тәрбияләү һәм үстерү, коррупция төшенчәсен аңлату,аның тарихына кыскача күзәтү ясалды.
-
Чыгарылыш укучылары белән очрашу 25.01.2021

25 нче гыйнвар көнне Аксубай районы техникумыннан килгән вәкилләр чыгарылыш сыйныф укучылары белән әнгамә алып бардылар. Алар районыбызда нинди төр һөнәрләргә өйрәткәннәре һәм техникумда нинди уңайлы шартлар тудырылганы турында сүз алып бардылар.
-
Зәйдә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында җиңүче егетебез 24.01.2021

Зәй шәһәрендә уздырылган билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында безнең көрәшче егетләребездә үз көчләрен сынаштылар. Егетләр арасыннан Нурматов Халид Әнвәр улы үз үлчәү авырлыгында өченче урынны яулап кайтты. Әфәрин!!! Киләчәктә дә үзеңә зур уңышлар сәламәтлек теләп калабыз.
-
ЮИД отрядына яна формалар бирелде 23.01.2021

ЮИД отрядына яңа формалар бирелде.Балалар җәяүлеләр һәм пассажирларның үзләрен юлда тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча танып белү чарасында катнаштылар
-
Туган телләр һәм халык бердәмлеге елының ачылу тантанасы 21.01.2021

21нче гыйнвар көнне мәктәбебездә туган телләр һәм халыклар елын ачып җибәрү тантанасы булып үтте. -
Күңелле каникул 08.01.2021

Каникул вакытында көрәш түгәрәгенә йөрүче көрәшче егетләребез чаңгы белән авылыбызның тугайларын уратып ,агачлык аланында учаклар ягып,бәрәңгеләр пешереп, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Шахмат турниры 07.01.2021

6нчы гыйнвар көнне Аксубай районы Сөнчәле авылында С.А. Абруковның 100ел туу уңаеннан булып үткән шахмат турнирында Гафиятуллин Фаилебез 3нче урынны алып кайтты. Әфәрин, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз үзенә.
-
Шахматный турнир "Первенство города Чистополя " 30.12.2020

Наш юный шахматист Гафиятуллин Фаиль Ф. занял 2 место в первенстве города по шахматам среди юношей и девушек в возрастной группе до 15 лет. Желаем дальнейшего развития, больше успехов и трусливые пешки.
-
Балалар бакчасында Яңа ел иртәсе 28.12.2020

Балалар бакчаларында чыршы бәйрәмен балалар бигрәк тә көтеп алалар.28 нче декаберьдә балалар бакчасыныж яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш Бабай белән Кар Кызы балалар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар, уйнадылар.




