Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Көрәшчеләребез янә җиңүчеләр / Победители и призеры 21.02.2021

Көрәшче егетләребез Норлат шәһәрендә үз авырлыкларында җиңүләр яулап кайттылар. 2 нче сыйныфтан Замалетдинов Зөлфәт 2 нче урын, Хабибрахманов Абдулла 2 нче урын, 6 нчы сыйныфтан Хайруллин Айназ 3 нче урын, 9 нчы сыйныфтан Камалов Илдус 1 нче урын һәм 10 нчы сыйныфтан Нурматов Халид 3 нче урынны яуладылар. Әфәрин, егетләр, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар сезгә!
В городе Нурлат проводились соревнования по борьбе. Ребята вернулись с победой в своих весовых категориях. Замалетдинов Зульфат из 2-го класса занял 2-е место, Хабибрахманов Абдулла из 2-го класса, Хайруллин Айназ из 6-го класса-3-е место, Камалов Ильдус из 9-го класса-1-е место и Нурматов Халид из 10-го класса-3-е место. Дорогие ребята, удачи вам и в дальнейшем!
-
Афоризм дня "Чтобы переварить знания, надо поглощать их с аппетитом"./белемне үзләштерү өчен, аларны тырышырга кирәк 20.02.2021

Атнага йомгак ясау. Математик чараларда җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләү.
Подведение итогов Недели. Награждение победителей и активных участников математических меропритий.
-
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне /21 февраля - Международный день родного языка 20.02.2021

Туган тел бәйрәме. 21 февраль -- Халыкара туган телләр көне. Бүген бездә туган телләр көненә багышлап дәрестән тыш чара үткәрелде. Чарада туган телне яратырга, сакларга кирәклеген аңлатылды һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә кирәклеген искәртеп үтелде. Шулай ук туган телдә, дәүләт телендә шигырьләр, легендалар, "Аулак өй " һәм әкият күренешләре булды.
21 февраля-Международный день родного языка. Сегодня у нас состоялось внеклассное мероприятие, посвященное ко дню родного языка. На мероприятии было разъяснено, что нужно любить и беречь родной язык и что необходимо уважать и другие языки. .
-
4 день Афоризм дня "Математику уже знаем учить надо, что она ум в порядок приводит" 18.02.2021

Проведено:
- Игра "Судаку"
(Ознокомление и разгадывание, 6-8кл.)
- Конкурс "Обрацовая рабочая тетрадь по математике"
-
2 день недели Афоразим дня "Нельзя быть настоящим математиком, не будучи немного поэтом" 16.02.2021

Бүген математика атналыгының икенче көнендә 7нче сыйныф укучылары белән Зарипов Фәнил Хәммәтзакир улы җитәкчелегендә "Математик башваткыч" уены үткәрелде.Уен бик үзенчәлекле кызыклы үтте. Уен азагында җиңүче укучылар бүләкләр белән бүләкләнелде.
-
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел 15.02.2021

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Бүген патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел . Шул уңайдан мәктәбебездә әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юллары белән танышып үттеләр һәм шулай ук укучылар арасында шигырь бәйгесе , рәсем күргәзмәсе булды.
-
«Лыжня Татарстана-2021» 13.02.2021

Спорт- это здоровье, это наша жизнь.
Сегодня в Лыжне Татарстана -2021 приняли участие наши школьники.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 06.02.2021

Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Һәркем үзенә ошаган, үзенең мөмкинлекләренә туры килә торган, киләчәктә актуаль булган һөнәрне һәм белгечлекне сайларга омтыла.Шуңа күрә бу җаваплы чорда укучыларга туган төбәкләрендә ихтыяҗ зур булган һөнәр ияләре турында чын мәгълүмәтләр алу бик кирәк.
.Шул уңайдан безнең укучыларның студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда безнең студентларыбыз укучыларыбызга үзләренең укыган уку йортлары, студентлар тормышында була торган кызыклы вакыйгалар белән таныштырдылар, укучыларны һәм укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Студенлар белән очрашу кичәсе һәркемгә ошады. Югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашу, фикер алышу кирәкле чара. Киләчәктә һөнәр сайлаганда мондый очрашулар аларга һичшиксез ярдәм итәчәк.
-
Әлифба бәйрәме 05.02.2021

1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре һәм 3,4нче сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар бәйрәмгә килгән кунаклар: «Әлифба», «Азбука», «Туган тел» , Шүрәле һәм Су анасы белән төрле биремнәрне башкардылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте.Әлифбаны тәмамлауга карата балалар грамоталар, бүләкләр белән бүләкләнелделәр. Балалар,әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга сүз бирделәр.
Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз
-
Егетләребез Әлки районыннан җиңүләр белән кайттылар 01.02.2021

31 нче гыйнар көнне Әлки районы Базарлы Матак авылында яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесендә безнең көрәшче егетләребез 11нче сыйныф укучысы Нурматов Халид беренче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Хабибрахманов Ильяс өченче урынны яулап кайттылар. Әфәрин! Батырларыбызга саулык сәламәтлек телибез, киләчәкләре һәрвакыт уңышлы булсын!




