Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
6-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел квест-уены булып үтте 27.12.2020

6-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел квест-уены булып үтте.Яңа ел бәйрәме бик кызыклы итеп оештырылган иде.Барлык укучылар, килгән кунаклар бәйрәмнән күтәренке рух белән өйләренә таралдылар.
-
1-5 сыйныф укучыларының музыкаль-уен Яңа ел тамашасы 26.12.2020

1-5 сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәме үтте. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды.
-
Борьба на поясах 23.12.2020

23 декабря на турнире по борьбе на поясах в Чулпаново Камалов Ильдус до 55 кг занял 1 место.
-
Юл хәрәкәте иминлеге 21.12.2020

Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте иминлегенә багышланган ачык дәрес үткәрелде. Дәрес ахырында, 1 сыйныф укучылары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары рәтенэ кабул ителде. Файдалы бүләкләр тапшырылды.
-
Операция Новый год 21.12.2020

Операция Новый год
-
Яшь талантлы шахматчыбыз 13.12.2020

13нче декабердә яшь һәм талантлы шахматчыбыз Гафиятуллин Ф.Ф. Бавлы шәһәрендә узган ярышта беренче урыны яулап кайтты. Киләчәктә дә үзеңне яңадан-яңа уңышлар чолгап җиңүләгә китерсен һәм безне гел шулай һәрчак куандырсын иде.
-
Көрәшче баһадирларыбыз 12.12.2020

12 нче декабрь көнне авылыбызның баһадир егетләре биш район арасында уздырылган көрәштә алдынгы урыннар алып кайттылар. Җинүчеләребез:
Хабибрахманов И. - 2 урын, Нурматов Х.- 3 урын, Галимов Р. - 3урын, Замалетдинов З.-3 урын. Киләчәктә дә егетләребезгә зурдан-зур уңышлар , корычтай ык сәламәтлек теләп калабыз.
-
"Әнием-күз нурым" 28.11.2020

Түбән Майна мәктәбенең һәр сыйныф укучылары әниләр көненә багышлап видео язмалар төшерделәр.Үзләренең чыгышларыда алар матур җырлар, шигырьләр, изге теләкләр теләп әниләрен котлап үттеләр.
-
"Кошларга ярдәм итик!" 21.11.2020

Түбән Майна мәктәбенең укучылары үз куллары белән һәм шулай ук әти-әниләре ярдәме белән кошларга җимлекләр ясадылар. Алар мәктәп тирәсендә үсеп утырган агачларга эленде. Балалар алдагы көннәрдә аларга җимнәр сибәчәкләр, кошчыкларның җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтерләр.
-
"Иң куркынычсыз каникуллар" 14.11.2020

Каникуллар дәверендә Мәдәният йортының җитәкчесе Назмутдинова Л. Ф. җитәкчелегендә үткәрелгән "Иң куркынычсыз каникуллар" дип аталган ведио конкурста катнашып безнең укучыларыбыз район буенча беренче урынны яуладылар.




