Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Муса Җәлил - герой шагыйрь! 23.02.2026

16 нчы февраль көнне балалар бакчасында "Татар халкының улы, герой шагыйрь Муса Җәлил" дип исемләнгән чара булып узды. Чараның максаты, балаларны М. Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты белән таныштыру. Шигырьләрен сөйләп карау, көйгә салынган шигырьләрен җырлау.Бакчага башлангыч сыйныф укучылары кунакка керде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләре өйрәнгән М. Җәлил шигырьләрен сөйләп күрсәтте. Бергәләшеп аның шигыренә язган җырларны җырлап, хәрәкәтле уеннарын уйнап алдылар.
Һәм шулай ук балаларның рухи үсешендә зур роль уйнаган М. Җәлилнең тормыш юлын искә төшереп үттеләр.
Бу очрашу, аралашу балалар күңелендә файдалы булса иде. -
Ватанны саклаучылар көне! 20.02.2026

20 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен 23 нче февраль,Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Чара ярыш формасында узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
-
Экологик конференция. 20.02.2026

Бүген “2 нче Аксубай урта мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында өлкән сыйныф укучылары арасында "Интеллект.Сәламәтлек. Әхлак" дип аталган экологик конференция булды. Район мәктәбләреннән укучылар фәнни эшләр тәкъдим иттеләр.
Безнең мәктәптән 8нче сыйныф укучысы Закирова Ләйсән үзенең остазы белән әзерләгән "Орлыкларның үсүенә йогынты ясаучы чәчү алдыннан эшкәртүнең оптималь ысулларын билгеләү" дип аталган эш белән чыгыш ясады. Алар остазы белән район буенча I урынны яуладылар.
Ләйсәнгә һәм фәнни җитәкчесе булган Туктамышев Рифкать Тәлгать улына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга тагын да зуррак җиңүләр теләп калабыз. -
«Ватанга хезмәт итәм» 18.02.2026

«Ватанга хезмәт итәм»берләшмәсе ветераннары белән Батырлык дәресе
Кичә безнең мәктәптә «Ватанга хезмәт итәм»берләшмәсе ветераннары катнашында батырлык дәресе узды.
«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей бобов, Петрянкин Леонид Григорьевич (чик буе гаскәрләре), Гыйниятуллин Шамил Гомәр улы (стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре)
хәрби хезмәттә булган төрле хәлләр белән уртаклаштылар , чик буе гаскәрләренең тарихи тамырлары, бүген чик буе хезмәтенең тормышы турында сөйләделәр.
Дәрес ахырында кунаклар Ватанны саклауның һәрвакыт иң җаваплы, авыр һәм мактаулы бурычларның берсе булуын билгеләп үттеләр. Әлеге дәрес укучыларның йөрәкләрендә чын батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып калыр дип ышанып калабыз. -
Батырлык дәресе. 02.02.2026

Бүген, 2 февраль көнне, Россиянең Хәрби дан көнендә мәктәптә Батырлык дәресләре үтте "Сталинград. Бөек батырлык кылган шәһәр". Батырлык дәресләрен тәрбия буенча директор киңәшчесе Г.Р. Әхмәтова оештырды. Китапханәдә кече сыйныфлар өчен күргәзмә оештырылды. Малайлар немец гаскәрләренә бу шәһәрне алу ни өчен мөһим икәнен сөйләделәр. Сталинградны саклаучыларның батырлыгы турындагы хикәяләр, шигырьләр балаларда горурлык һәм рәхмәт хисләре уятты. "Бөек сугыш" документаль фильмын караганнан соң.Сталинград."югары сыйныф укучылары Идел буендагы сугышның кырыс көннәренә карамастан, Совет гаскәрләренең Россия гаскәренең иң яхшы традицияләрен саклап калуларына һәм арттыруларына инандылар. Чөнки нәкъ менә үсеп килүче буын ата-бабаларыбызның батырлыкларын белергә һәм истә тотарга тиеш. Үзенең үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк.
-
Көрәштәге уңышлар! 27.12.2025

Бүген районыбызда кабаттан билбаулы көрәш булып узды. Ярышта Норлат, Әлки, Аксубай , Кошки ( Самара өлкәсе) районнарыннан җыелган командалар көч сынашты. Әлбәттә, безнең егетләребез дә читтә калмадылар һәм зур җиңүләр белән кайттылар.
I урын Камалов Илнур (5 нче сыйныф)
I урын Замалетдинов Зөлфәт ( 7 нче сыйныф)
I урын Сәгъдиев Рәмзис (7 нче сыйныф)
I урын Хабибрахманов Абдулла ( 7 нче сыйныф)
II урын Хусенов Дмитрий ( 6 нчы сыйныф)
III урын Елисеев Адель ( 1 нче сыйныф)
III урын Нурматов Яхъе ( 2 нче сыйныф)
III урын Хафизов Илфат ( 4 нче сыйныф)
III урын Закиров Инсаф ( 5 нче сыйныф)
III урын Нургатин Фаил ( 5 нче сыйныф)
Әфәрин, егетләр! Без сезнең белән горурланабыз. -
Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез! 27.12.2025

26 нчы декабрь көнне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!" исемле төбәк акциясе кысаларында 9 сыйныфларда математика фәненнән сынау имтиханы үткәрелде.#мәгарифтатарстан,#ГИА2026,
-
Билбау көрәше 20.12.2025

20 нче декабрь көнне Норлат шәhәрендә зур көрәш булып узды. Республиканың төрле төбәкләреннән барлыгы 12 команда ярышты. Безнең мәктәп укучылары да бик нык тырыштылар. IX сыйныф укучысы Хасанов Станислав III урынны яулады. VII сыйныф укучысы Хабибрахманов Абдулла матур көрәш күрсәткән өчен акчалата бүләкләнде. "Башка егетләр дә бик нык көрәштеләр, күбесе ярымфиналга хәтле җиттеләр", -дип әйтә тренерлары - Камалов Илhам Илгизәр улы.
Егетләребезгә алдагы көрәшләрендә дә зур уңышлар теләп калабыз. -
Билгесез солдат көне 03.12.2025

3 декабрьдә истәлекле "Билгесез солдат көне"билгеләп үтелә.Бу истәлекле көн уңаеннан "батырлык эзләре буенча"бердәм хәтер дәресе үткәрелде. Балалар Билгесез солдат көненең барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте белән таныштылар, һәлак булган сугышчылар турындагы хәтерне саклауның әһәмияте турында фикер алыштылар, Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучылар турындагы гаилә тарихлары белән горурланып уртаклаштылар. Башлангыч сыйныфлар өчен Билгесез солдат көненең әһәмияте турында дәрес-әңгәмә үткәрелде. Шулай ук алар өчен канәфер ясау буенча мастер-класс оештырылды. Билгесез солдат көне-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу көне генә түгел, ә сугышчылар һәм хәрби конфликтлар вакытында һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар истәлеген берләштерә торган дата да.
-
Бөтенроссия хайваннарны яклау көне! 01.12.2025

Хайваннар алдында мәхәббәт һәм җаваплылык һәр кешенең йөрәгендә булырга тиеш. Бөтенроссия хайваннарны яклау көне безне шул хакта искә төшерә. Һәм бу көнне без мәктәпләрдә 1 декабрьдә билгеләп үтәбез. Нәкъ менә шушы көнне бөтен дөнья буйлап, шул исәптән безнең мәктәптә дә, кече дусларыбызны яклауга багышланган хәйрия чарасы, игелек дәресләре, класс сәгатьләре узачак.




