Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Математика көне! 01.12.2025

Математика көне-Россиядә 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган математикларның һөнәри бәйрәме. Бу көн рус математигы, Евклид булмаган геометрияне булдыручы Николай Лобачевскийның туган көненә багышланган.Математика көнен бәйрәм итү кысаларында бөтен ил буйлап мәгърифәтчелек һәм белем бирү чаралары уздырыла. Безнең мәктәптә дә укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, викториналар, видео - дәресләр үткәрелә.
-
Кино-дәрес 15.11.2025

"Россия мәктәпләрендә Кино дәресләр" проекты кысаларында 6-8 сыйныф укучылары зур кызыксыну белән "Җиңү варислары", "канатлар"фильмнарын карадылар.Фильмнар караганнан соң, балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Төп геройларның гамәлләре турында фикер алыштык, төрле ситуацияләрне карадык.
-
Милли көрәштәге уңышлар! 12.11.2025

Бүген Базарлы Матакта Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Хайруллин Айрат Назипов истәлегенә багышланган Республика күләмендә бил-бау көрәше булып узды.
7 нче сыйныф укучылары: Җамалетдинов Зөлфәт һәм Сәгъдиев Рәмзис III урыннарны алып кайттылар.
Батырларыбызны әлеге уңышлары белән котлыйбыз, алда да хәерле көрәшләр теләп калабыз. -
Россия бөркете оешмасына кабул итү! 10.11.2025

Бүген, 10 ноябрь көнне безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын Россия Бөркете оешмасына тантаналы рәвештә кабул итү чарасы булды. Яшь Бөркетләр сафына 3 укучы керде. Россия бөркете-башлангыч мәктәп өчен илебезнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча масштаблы бөтенроссия проекты. Балалар кагыйдәләр, законнар белән таныштылар, ант иттеләр,"Россия бөркете"дигән җыр башкардылар. Аларны алда җиде төрле мавыктыргыч сәяхәт көтә. Без аларга чын күңелдән хәерле юл телибез.
-
Конституция көне! 06.11.2025

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Шул вакыттан бирле Конституция Көне иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булып тора. 5-7 класс укучылары үз белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук "Угадай право"уен-викторинасы да үткәрелде.Бу Конституция көне имин киләчәк һәм иртәгесе көнгә ышаныч символы булсын.
-
Казан шәһәренә сәяхәт! 31.10.2025

31 нче октябрь көнне безнең мәктәп укучылары янә сәяхәткә чыкты. 7-9 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәрендәге "Фән һәм техника", "Тукай" , "Милли музей" ларда булды. Укучылар өчен танып -белү, экспонатларда тәҗрибә үткәрү - мәдәни үсешкә тагын бер өстәмә адым булды. Сәяхәт мавыктыргыч һәм күңелле үтте.
-
Уңыш бәйрәме! 25.10.2025

25 нче октябрь көнне 5-9 нчы сыйныф укучыларының "Уңыш бәйрәме" булып узды. Чара КВН формасында үтте. "Яшьлек" һәм "Ялкын" командалары үзара көч сынашты, ә 5 һәм 6 нчы сыйныфлар ярышлар арасында үзләренең матур концерт номерларын күрсәттеләр.
-
Пешекчеләр көне! 20.10.2025

Мәктәбебезнең иң оста пешекчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Ризык әзерләү бик җиңел эш түгел. Һәр ризыкка күңел җылыңны салып эшләсәң генә, аш - су тәмле була.
Хөрмәтле пешекчеләребез! Күңел җылыгыз һәрчак мул булсын, табаларыгыз чыжлап торсын, ризыкларыгыз мактаулы булсын!
Үзегезгә сәламәтлек, хәерле матур гомер, гаилә бәхете телибез. -
Әтиләр көне! 19.10.2025

19 октябрь – Әтиләр көне. Яклаучыларыбыз һәм саклаучыларыбызны бәйрәмнәре белән! Улыгыз, кызыгызның игелеген күреп, тигез тормышта яшәгез. Балаларыгыз - сезнең белән, сез балаларыгыз белән горурланып яшәрлек булсын. Бәхетле булыгыз!
-
Сөмбелә бәйрәме! 17.10.2025

Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй,17 нче октябрь көнне мәктәбебездә,башлангыч сыйныф укучылары арасында гөрләтеп Сөмбелә бәйрәме узды.
Бәйрәм өч өлештән торды:
Беренче өлеш- иҗади кул эшләнмәләре;
Икенче өлеш - КВН формасында ,укучылар тапкырлыкта,зирәклектә көч сынаштылар ;
Өченче өлеш, бәйрәм табыны артында, чәй эчү белән дәвам итте.
Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар,үзләренә бик күп мәгълүматлар алганнар дип ышанып калабыз.




