Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
ТНВ каналы бездә кунакта 03.09.2025

3нче сетябрьдә мәктәпкә ТНВ дан үзенең группасы белән журналист Илдар Сафиуллин килде. Аларның килү максаты-татар телендә укытуны, милли тәрбия бирүне һәм тарихи экспонатларны карау, интервьюлар алу иде. Мәктәбебез мондый кунакларны берничә тапкыр каршы алды инде. Укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә шатлыклы, кызыклы булган вакыйга тиздән экраннарда күренер дип көтәбез.
-
Белем бәйрәме 01.09.2025

Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр! Хөрмәтле мәгариф ветераннары! Сезне Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Яңа уку елы котлы булсын!
Әйе, бүген бәйрәм - Белем бәйрәме. Шушы кояшлы 1сентябрь таңы безне кабат туган мәктәбебезгә белем көненә җыйды. Бәйрәмне чыгарылыш сыйныф укучылары алып барды. Мәктәп директоры үз чыгышында яңа уку елындагы яңалыклар турында ассызыклап үтте. Чакырылган кунаклар, әти-әниләр чыгарылыш сыйныф укучыларына, бигрәк тә 1 сыйныфка керүче Адельга котлау сүзләре җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Директор киңәшчесе белән берлектә чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәк самолеты тапшырдылар. Бәйрәмнең финал өлеше булган кыңгырау чыңы укучыларны яраткан сыйныфларына дәште.
-
# Клади трубку 05.08.2025

Генеральной прокуратурой РФ и Банком России разработаны цифровые плакаты в целях повышения уровня информированности населения о действиях лиц, вводящих в заблуждение с целью хищения денежных средств. Информационные материалы доступны по ссылке: https://disk.yandex.ru/d/LZo5bZvq65815A.
-
Укучыларыбыз белән Казан шәһәренә сәяхәт кылдык. 28.06.2025

Иң беренче булып, Кызыклы фән һәм техника йортына (Дом занимательной науки и техники) кердек. Бу музей - Татарстанда балалар һәм өлкәннәр өчен беренче интерактив фәнни үзәк булып тора. Музей экспозициясе килүчеләрне әйләнә-тирә дөньяның төрле күренешләре белән таныштыра.Укучылар техник приборларның төзелеше белән таныштылар, аларның эш принципларын аңларга тырыштылар. Шулай ук катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә үз көчләрен дә сынап карадылар. Балалар "Фәнни агентлар" дип аталган программада катнашып физика ягыннан үзләренең белемнәрен арттырдылар.
Икенче адымыбыз Җиңү паркына булды. Бу парк ачык һавадагы музей булып тора. Монда Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чордагы хәрби техника үрнәкләре белән таныштык.
Сәяхәтебез күңелле һәм нәтиҗәле узды.
-
28 июнь көнне балалар белән Яр Чаллы шәһәренә барып кайттык. 28.06.2025

Монда республикабызда бердәнбер булган дельфинарий урнашкан. Без аны балаларга күрсәтми кала алмадык. Укучылар әлеге хайваннар катнашкан шоуны тын да алмый карадылар. Күпмедер вакыт тик утыргач, хәрәкәтләнеп тә алырга кирәк. Моның өчен без Скалодромга юнәлдек. Балалар монда җитезлекләрен һәм тырышлыкларын күрсәттеләр. "Эх" та итми, кыяның иң очына менеп тә җиттеләр. Буш вакыт аралыгында Чаллы шәһәре белән таныштык. Ял итү паркында йөрдек, югарыдан каланы күзәттек. Әлеге көн балалар күңелендә озакка матур истәлек булып уелып калыр дип ышанып калабыз.
-
Чәчәби тавына сәяхәт. 23.06.2025

Бүген көнебез бик күңелле үтте. Балалар белән "Чәчәби тавы"на сәяхәткә бардык. Югары кырның "Чуаш әрәмәсе" турысындагы ярым ай рәвешендәге текә тау бите "Чәчәби тавы" дип атала. 1920 нче елга кадәр Чәчәби тавы безнең авылның җир биләмәләренә кергән.Тауның "Чәчәби" дип аталуы элек булып узган вакыйгаларга бәйле. Элек безнең авылдагы Ясәви исемле егет Изгар боярларының утарларын яндырган. Шуның өчен аны тотып Себергә сөрәләр. Юлда барганда ул качып котыла һәм авылга кайтып "Чуаш әрәмәсе"ндә яшеренеп яши. Шулай итеп Ясәвинең чуашлатып әйткән исеме белән тау да һәм андагы чишмә дә шулай атала башлый.
-
“ Хәтер шәме” ,«Бер минут тынлык» акцияләренә кушылдык 21.06.2025

Бүген балалар белән сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызны искә алдык. “ Хәтер шәме” ,«Бер минут тынлык» акцияләренә кушылдык. Мәктәбебезнең музеена экскурсия кылдык. Монда сугышка киткән авылдашларыбыз турында мәгълүмат һәм сугыш кораллары саклана. Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбызны искә алырга тиеш.Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!
-
Сугыш чоры балалары белән очрашу 21.06.2025

Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннар гына түгел, хәтта аның ачысын татыган сугыш чоры балаларының да саны кими бара. Шуны исәпкә алып, лагерьга авылыбыздагы “41нче ел балаларын” очрашуга чакырдык. Фаизә әби, Шәүкәт бабай, Госман бабай укучыларга үзләренең авыр балачакларын сөйләделәр. Сугыш чоры балаларының язмышы авыр була: ятимлек, көч җитмәслек эш, кайгы-хәсрәт. Сугыш аларның йөрәкләре, җаннары аша үткән. “ Өскә кияргә кием юк, аякта кыш көне дә тишек чабата, тамак ач. Черек бәрәңге тапсаң зур шатлык иде.”- дип сөйлиләр алар ул еллар турында. Балалар дикъкать белән тарихны тыңладылар. Сугыш еллары балаларының әлеге яшьтәшләре алабута орлыгыннан пешерелгән күмәчнең, чөгендер түбенең, ат кузгалагы җыюның нәрсә икәнен дә белмиләр, әлбәттә. Яз көне, җир кардан ачылу белән, көздән калган бәрәңге җыюның да, аннан пешерелгән коймакның нинди тәмле булуын да белми алар. Белергә дә язмасын. Кунаклар укучыларга бәхетле балачак hәм шушы булган нигъмәтләренең кадерен белеп тырышып укуларын теләделәр. Балалар кунакларны открыткалар белән бүләкләделәр. Сугыш балалары хәзерге көндә бик әз калып бара. Әле безнең арада яшәгәндә, алар турында кайгыртасы иде. Соңга калдык, өлгермәдек дип үкенергә калмасын иде... Алар бит безнең әти-әниләребез, әбиләребез һәм бабайларыбыз. Ул кешеләр безнең бәхетле балачагыбызны тәэмин иттеләр, икътисадны булдырдылар, илебезне хәрабәләрдән торгыздылар. Һәм алар җитеш тормышка, бәхетле картлыкка, тирән хөрмәткә лаек.
-
Бүгенге көнебезне дини тәрбиягә багышладык 20.06.2025

Без бүгенге көнебезне дини тәрбиягә багышладык. Балалар белән матур һәм изге гамәлләр турында сөйләштек. Бергәләп авылыбызның мәчетен җыештырырга бардык. Шулай ук җомга намазында да катнаша алдык, җомга вәгазе тыңладык.
-
Куркынычсыз җәй 19.06.2025

Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Ахметзянова Г.Р. лагерьга йөрүче балалар өчен “Куркынычсыз җәй” дип аталган чара үткәрде. Бу чарада тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләренең муниципаль координаторы Хайруллина Н.Г., “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзасы Убейкина Т.Н., балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Сафина А.Р. катнашты. Килгән кунакларның максаты балалар белән танышу һәм әңгәмә үткәрү иде. Урманда, җәмәгать урыннарында, транспортта, су буйларында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре һәм законнар турында бик эчтәлекле сөйләшү булды. Әңгәмә ахырында балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы балаларга хокук бозмаска, үзеңнең биографияңә тап төшермәскә өндәде.




