Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
| Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
| E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
| Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 18.02.2015

Бүген мәктәбебездә "Хәтерләрдә мәңге сакланыр" дип аталган баш астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь бәйгесе үтте. Укучыларның тематик шигырьләрне яттан сөйләүләре сугыш каһарманнарына дан җырланган әлеге чараның әһәмиятен тагын да арттырды. Алар моңа лаек! Класс сәгате бик файдалы, тәрбияви узды.
-
Патриотик айлык кысаларында 18.02.2015

Мәктәптә узучы патриотик айлык кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, бүген укучылар тарафыннан эшләнгән Сугышчан битләрне яклау булды. Әлеге битләрдә сугыш михнәтләрен күргән ветераннар, Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре тормышы сурәтләнгән, безгә якты киләчәк бүләк иткәннәре өчен дан җырланган, бүгенге көндә ил тынычлыгын саклаучылар да искә алынган. Укучылар эзләнү эшләре алып барганнар, бүгенге солдатдар белән дә элемтәгә кергәннәр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 13.02.2015

Бүген авыл мәдәният йортында укучылар тарафыннан әзерләнгән "Туган ягым - гөлләр иле" темасына рәсем, кул эшләре күргәзмәләре, шулай ук ярминкәдә сату оештырылды. Күргәзмәләрне әзерләүче укытучылар Габбасова Г.Г., Муратова Г.Г., Шакирова З.Х.ларга, ярминкәне оештырган класс җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Укучылар бик актив катнашты, ярминкәдән сатып алучы авыл кешеләре дә кәнагәть калдылар.
-
Спартакиада педагогов 24.01.2015

В целях пропаганды физической культуры, популяризации спорта и усиления физкультурно-спортивной работы среди работников образования 24 января 2015 года на базе средней общеобразовательной школы № 2 г.Агрыз прошел II этап Спартакиады работников образования. В программу были включены такие виды спорта как дартс, игра в шахматы, теннис, отжимание, перетягивание каната, шорт-трек.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 20.01.2015

Бүген мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм ГТО нормалары тапшыру кысаларында укучылар арасында гомуми физик әзерлек буенча мәктәп беренчелеге булып узды.
-
Зимний пришкольный лагерь 29.12.2014

Сегодня начал свою работу профильный зимний пришкольный лагерь. Воспитанниками лагеря являются учащиеся 9 и 11 класса.
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2014

Бүген мәктәбебездә яңа ел бәйрәме булып үтте. Кичәдән соң 1 нче яртыеллыкны йомгаклау линейкасы булды. Мәктәп администрациясе уку алдынгыларын, олимпиадада катнашучыларны, мәктәп территориясендә кар сыннары ясаган укучыларны, Яңа елга газета чыгаручыларны һ.б. бүләкләде. Укучылар кышкы каникулларга таралдылар, яллары имин үтсен! Якынлашып килүче яңа 2015 нче ел белән котлыйбыз!
-
Район башлыгы елкасы 24.12.2014

Бүген мәктәбебезнең 16 укучысы Район башлыгы елкасына бардылар. Бәйрәм тамашасы балаларга бик ошады. Укучылар район башлыгыннан бүләкләр алдылар.
-
Профсоюз елкасы 23.12.2014

Бүген традиция буенча мәктәп укытучылары, хезмәткәрләр, мәктәпкәчә балалар группасы тәрбиячеләре балалары өчен Профсоюз елкасы үтте. Балаларга Кыш бабай Яңа ел күчтәнәче таратты. Бәйрәм оешкан төстә, күңелле узды. Оештыручыларга рәхмәт!
-
Бусагада - барыбыз да сагынып көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме 22.12.2014

Бу көннәрдә мәктәбебез укучылары алда көтелә торган зур бәйрәм – Яңа елга әзерлек эшләре белән шау-гөр киләләр. Яңа елга багышланган стенгазеталар чыгаралар, уенчыклар ясыйлар. Ә бүген мәктәбебездә барлык укучылар, класс җитәкчеләре белән берлектә кардан бик матур сыннар ясадылар. Укучылар да, укытучылар да үзләренең эшләреннән бик канәгать калдылар.













