Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
| Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
| E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
| Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Илһам" шигырь укучылар бәйгесе 20.03.2015

Бүген 8-сыйныф укучысы Шакирова А., 9-сыйныф укучысы Габбасова Л. республикакүләм "Илһам" шигырь укучылар бәйгесенең Чаллыда узган төбәкара турында катнаштылар. Кызлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләп, уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин, кызлар!
-
«Ел укучысы» бәйгесе 19.03.2015

Бүген "Ел укучысы-2015" район бәйгесендә 10-сыйныф укучысы Габдрахманов Р., 10-11 сыйныф укучылары теләктәшлек группасында уңышлы чыгыш ясадылар. Молодцы, егетләр-кызлар!
-
Общероссийский конкурс "Мое хобби" 18.03.2015

7-класс укучысы Фаррахова Л.нен "Мое хобби" конкурсына җибәрелгән проект эше 2-дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җитәкче: география-тарих укытучысы Шайхутдинов. Котлыйбыз!
-
Межрегиональный конкурс "Династии России"
16.03.2015
Мәктәбебез укучылары география-тарих укытучысы Шайхутдинов җитәкчелегендә "Россия династияләре" регионара конкурста катнаштылар һәм уңышларга ирештеләр:
8-класс укучысы Шакирова А. "Минем бабам "моряк" Шәйхел" иҗади эше - 2-урын
7-класс укучысы Фаррахова Л. "Мы помним Вас, Абдуллины" иҗади эше - 3-урын.
Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2015

Бүген мәктәптә 6, 10 нчы сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булды. Язның беренче бәйрәме белән котлап, укучы кызларга, укытучы апаларга, хезмәткәрләргә матур теләкләрен җиткерделәр, җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Концерт бик күңелле үтте.
-
Ветераннар белән очрашу 07.03.2015

Бүген Девятерня авыл мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашу булды. Очрашуда 5-11 нче сыйныф укучылары да катнашты. Кичә барышында ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды.
-
Мәктәпкәчә балалар группасында бәйрәм 06.03.2015

Бүген мәктәпкәчә балалар төркемендә әти-әниләр өчен бәйрәм кичәсе булды. Әтиләрне - Ватанны саклаучылар көне, әниләрне - 8 нче март бәйрәме белән котлап, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерделәр. Булачак солдатлар сорауларга җавап бирделәр, бәйгеләрдә көч сынаштылар. Аларга тәрбияче апалары медаль тапшырды. Кичәдә мәктәп директоры, әти-әниләр дә катнашты. Соңнан балалар әти-әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Кичә бик күңелле үтте.
-
конкурc “Фәнгә беренче адымнар” 27.02.2015

27 нче февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә Кече яшьтәге мәктәп балаларының “Фәнгә беренче адымнар” дип аталган VI Республика эзләнү-тикшеренү һәм проектлар конкурсы үткәреле. Безнең мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Шәрипов Айбулат һәм 4 нче сыйныф укучысы Габбасова Лиана бу конкурста үзләренең эзләнү- тикшеренү эшләре белән катнаштылар. Шәрипов Айбулат катнашучы сертификатына, ә Габбасова Лиана I Дәрәҗә дипломга лаек булды.Әфәрин, укучылар!
-
Ватанны саклаучылар көне белән 21.02.2015

Бүген мәктәбебездә 9 нчы сыйныф укучылары тарафыннан бәйрәм концерты булды. Бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүчеләрне, укучы ир-егетләрне, укытучы абыйларны, хезмәткәрләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, изге теләкләрен юлладылар.
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2015

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе булып узды. Егетләр төрле ярышларда көчләрен сынаштылар, кызлар аларга көч биреп, уңышлар теләделәр. 10 нчы сыйныф укучысы Рамазанов Айнур җиңүче булды. Котлыйбыз!













