Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
| Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
| E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
| Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Нобелевские надежды КНИТУ - 2015 16.05.2015

Апрель аенда Казанда "Казан милли тикшеренү технологик университеты" (КНИТУ) оештырган 7-11 нче класс укучылары һәм студентлар өчен "Нобелевские надежды КНИТУ - 2015" иҗади һәм фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы үткәрелгән иде. Бу конкурста мәктәбебезнең тарих-география укытучысы Шайхутдинов И.Н. җитәкчелегендә 6 укучы катнашты. Шуларның өчесе 15 нче май көнне узган финал ярышларында катнашып, икесе зур бәйгедә үз номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр (8 нче класс укучылары Нуриев Д. (1 нче урын), Шакирова А. (3 нче урын)) һәм грамота, сертификат, зур бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Иртәгә - беренче БДИ! 11.05.2015

Иртәгә - 12 нче май көнне 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм республика тесты тапшырачаклар. Укучыларга уңышлар телибез! Сынатмагыз!
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел! 08.05.2015

Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп коллективы "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. 11 сәг.тә авыл уртасына батырлыр хөрмәтенә салынган һәйкәл янында митинг узды. Укучылар, укытучылар коллективы, авыл советы һәм башка оешмалар һәйкәлгә венок салганнан соң, мәдәният йортында укучылар катнашында музыкаль композиция күрсәтелде.
-
Третья Глобальная неделя безопасности дорожного движения 07.05.2015

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Өченче Глобаль атналык кысаларында бүген мәктәптә "Урамда һәм юлда хәрәкәт куркынычсызлыгы" темасына класс сәгате үтте. Әлеге класс сәгате бик зур әһәмияткә ия булды, укучылар куркнычсызлык буенча күп кагыйдәләрне искә төшерделәр, файдалы мәгълүмат алдылар. ТИН укытучысы-оештыручысы Муратов К.Н.ка зур рәхмәт.
4-7 нче май көннәрендә үткән атналыкка йомгак ясап, чараларда катнашучыларга мәктәп администрациясе тарафыннан рәхмәт белдерелде.
отчет о профилактической работе, проведенной в рамках Третьей Глобальной недели безопасности дорожного движения.pdf♦
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы 04.05.2015

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Өченче Глобаль атналык старт алды. Линейкада атналык планы белән таныштырылды. ЮИД агитбригадасының эшчәнлеге турында чыгышы тыңланды.
-
Бәйрәм концерты 30.04.2015

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән "Балачакта калам" исемле бәйрәм концерты булды. Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган әлеге кичәне оештыручыларга - башлангыч сыйныф укытучыларына, укучыларга зур рәхмәт белдерәбез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
-
“Алиш эзләреннән” фәнни-гамәли конференциясе 29.04.2015

28нче апрель көнне мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Габбасова Лилия Казан шәһәренең Совет районы 20нче гимназиясендә “Алиш эзләреннән” дип исемләнгән I төбәкара фәнни-гамәли конференциянең йомгаклау тантанасында булып кайтты. Бәйрәмдә катнашкан күренекле язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм шагыйрәләр белән очрашу насыйп булды. Ул, “Шигърият бакчасында” секциясенең I турында җиңеп, лауреат исемен яулады, диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды, Лилиянең шигырьләре “Алиш эзләреннән” дигән җыентыкка кертелде.
-
Добрые итоги 27.04.2015

-
Тукай көне 27.04.2015
Мәктәбебез өчен традициягә әйләнгән “Шигърият бәйрәме” зирәкләр, тапкырлар бәйгесе буларак үтте. Бәйгедә 6-7 класс укучыларыннан торган ике команда катнашты, һәм алар халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайга, аның иҗатына бәйле сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр. 1-4 нче класс укучылары Г. Тукай шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмнең танып-белү һәм тәрбияви әһәмияте зур булды, укучылар күңеленә кереп калды. -
Сугыш каһарманнары истәлегенә салынган һәйкәл янын чистарту 25.04.2015

Бүген укучылар ТИН укытучысы Муратов К. җитәкчелегендә авыл үзәгендәге Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә салынган һәйкәл тирәсен җыештыруда катнаштылар.
Шулай ук мәктәп яны территориясен чистарту буенча өмә дә оештырылды. Барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр өмәдә актив катнаштылар.













