Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
| Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
| E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
| Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Игелекле хезмәт күрсәтү көне
24.04.2015
Бүген - игелекле хезмәт күрсәтү көне.
Укучылар тарафыннан аерым фәннәрне авыррак үзләштерүче укучыларга репетиторлык ярдәме оештырылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга бергәләп җавап эзләделәр.
Укучылар тарафыннан оештырылган "Игелеклелек ярминкәсе" дә бик оешкан төстә үтте. Өйдән алып килгән чәй тәмнәре белән сыйлану барлык укучыларга да ошады.
-
"Без - Тукай оныклары" 24.04.2015

Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән чара үтте. Балалар Тукай әкиятләренә ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылган иде. Кичәдә балалар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, әкият геройлары булып киенеп театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чарада катнашкан башлангыч класс укучыларына, тәрбиячеләр Фархушина Г.И.га, Габдрахманова И.И.га тамаша карарга килгән әти-әниләр күңелле кичә өчен рәхмәт белдерделәр.
-
Игелеклелек маршы 23.04.2015

"Игелеклелек маршы" акциясе кысаларында бүген мәктәптә балалар бакчасы төркеменә, балалар йортларына, күп балалы гаиләләргә бирү өчен китаплар җыю оештырылды. Җаваплы: китапханәче, класс җитәкчеләре.
Шулай ук "Яхшылыкка һәрвакыт урын бар" темасына укучылар язган иншалар күргәзмәсе оештырылды. Җаваплы: тел фәннәре укытучылары, "Булачак журналист" түгәрәге җитәкчесе.
Бүген оештырылган чараларда катнашучыларга рәхмәт белдерәбез.
-
Өлкәннәрне котладык 22.04.2015

Бүген дәресләрдән соң һәр класс үзенә беркетелгән сугыш һәм тыл ветераннарының өйләрендә булды. Өйдән алып килгән чәй тәмнәреннән өстәл әзерләп, чәй өстәле янында өлкәннәргә концерт номерлары күрсәтелде. Ветераннарга Георгий ленталары таратылды. Укучылар шулай ук ишек алларын, капка төпләрен чистартырга булыштылар. Җаваплы класс җитәкчеләренә оештырылган тимурчылык өчен рәхмәт белдерәбез.
-
Язгы шәфкатьлелек атналыгы дәвам итә
21.04.2015
2-день: «Рука в руке»
По плану сегодня была представлена телепередача на тему: «Дружба, мир и согласие между народами», организованная учащимися 10-класса, членами кружка "Иҗади гөлбакча”. Отв. классный руководитель Даутова А., рук.кружка Шарипова Г.
В течение дня состоялся флешмоб, где учащиеся 9, 10, 11 классов, члены кружка “Я и моё здоровье” представили всему коллективу школы свое выступление. Учащиеся школы охотно участвовали в данном мероприятии.
Также были организованы конкурс рисунков «В мире прекрасного», выставка, организованная членами кружка "Волшебница".
Руководителям кружков, классным руководителям выражаем благодарность за организацию мероприятий.
-
Язгы шәфкатьлелек атналыгы 20.04.2015

Бүген "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" старт алды. План буенча мәктәптә тантаналы линейка, класс сәгатьләре булып узды. 8 нче класс укучылары тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле янында мәрхәмәтлелек турында әңгәмә оештырылды.
-
Россиякүләм бердәм Җиңү дәресе 08.04.2015

Бүген мәктәптә Россиякүләм Бердәм Җиңү дәресе кысаларында гомуми класс сәгате булып узды. Тарих-география укытучысы Шайхутдинов әлеге дәрестә сугышта катнашкан авылдашлар, якташ герой-фронтовиклар, фронтовик укытучылар турында сөйләде. Аерым укучылар герой-шәһәрләр, Бөек Ватан сугышы геройлары, полководецлар турында чыгыш ясадылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Дәрес бик файдалы, нәтиҗәле үтте.
-
"Алтын куллар" фестивале 31.03.2015

Язгы каникул көннәрендә 8-сыйныф укучысы Шаяхметова И. Чаллыда узган декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепчелеге буенча "Алтын куллар" республика фестивалендә катнашып, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Габбасова Г.). Котлыйбыз!
-
Әлифба бәйрәме 21.03.2015

Бүген 1-сыйныф укучысы өчен Әлифба бәйрәме булды. Бәйрәмгә башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләр чакырылган иде. Ранэльне беренче җиңүе белән тәбрикләп, укучылар, укытучылар, әти-әниләр изге теләкләрен юлладылар, алга таба да укуында уңышлар теләп калдылар.
-
Урман көне 21.03.2015

Халыкара урманны саклау көне кысаларында мәктәптә гомуми класс сәгате булып узды. Анда Девятерня участок урманчылыгы җитәкчесе Камаев И. чыгыш ясады. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, урманга сакчыл караш, якын-тирәдәге тыюлыклар турында аңлатты. Әлеге класс сәгате бик кызыклы, әһәмиятле булды.













