Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Волейбол ярышы 28.10.2017

Зәйдә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда ир-егетләрдән торган 14 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча зәйлеләр - өченче урында, Казан командасы - беренче, Түбән кама икенче урынны яулады.
-
Көзге бал 27.10.2017

Мәктәп еллары уку белән генә түгел, ә күңелле бәйрәмнәре белән дә истә кала. 7-11 класс укучылары әлеге бәйрәмгә бик теләп әзерләнгәннәр. Кичә барышында һәр класс нинди дә булса сәләте буенча ачылды. Бәйрәмнән соң дискотека булды.
-
Парламент дәресе
27.10.2017
Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Семёнова Р.Н. һәм авыл депутаты Давлетшина Р.Н. катнашында югары класс укучылары өчен "Парламент дәресе" узды. Чара барышында законнар, дәүләт темасына кагылган сораулар бирелде.
-
Сөмбелә күңелле узды 26.10.2017

1-6 класс укучылары класс җитәкчеләре белән бик күңелле матур бәйрәм әзерләделәр. Өстәлләрдә көзге уңышлардан төрле сувенирлар ясап куелган. Балалар үзләренең матур җыр-бию-шигырьләре белән тагын бер кат осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге бәйрәм кечкенәләрнең күңелендә озак сакланыр.
-
Единый урок безопасности в сети в Интернет 25.10.2017
Информатика укытучысы Фатихов Р.Ф. укучыларга һәм аларның әти-әниләренә "Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгы буенча бердәм дәрес" уздырды. Чарада әлеге тема буенча презентация күрсәтелде. -
Түбән Камада слётта 25.10.2017

11 класс укучысы Шакирова Айсылу узган уку елында 4 фәннән республика олимпиадаларында призлы урыннар яулады. Шул уңайдан Айсылу районыбыз олимпиадниклары һәм укытучылар белән 25 октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә слётта булып кайтты. Әлеге чара бик мавыктыргыч узды, диде укучыбыз.
-
Подари книге вторую жизнь 24.10.2017

Мәктәбебез китапханәчесе Шәйдуллина О.Г. укучыларга "Подари книге вторую жизнь" дип исемләнгән чара уздырды. Ул презентация ярдәмендә китапларга карата сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләде.
-
Өмәләр дәвам итә 21.10.2017

Мәктәп тирәсен чистартабыз!
-
Секреты дружного класса 20.10.2017

8 класс укучылары "Дус класс серләре" дигән конкурска әзерләнәләр. Алар класс җитәкчеләре Семенова Р.Н һәм әти-әниләре белән берлектә төрле-төрле эшләр башкаралар: презентацияләр ясыйлар, шәхси сайтлар барлыкка китерәләр.
-
Конституцияне белик 20.10.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Семенова Р.Н. белән берлектә укучылар ТР һәм РФ Конституциясенә багышланган берничә почмак ясадылар. Анда укучылар тарафыннан ясалган флаг рсәемнәре дә урын алды.






