Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Cаф һавада күңелле уеннар 26.06.2017

Ал кирәк, гөл кирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?
Татар халык уеннарын балалар яратып уйныйлар.
-
"Серле диңгез" рәсемен ясау 26.06.2017

Балаларның яраткан шөгыльләренең берсе булып, акбур белән асфальтка рәсем ясау санала. Бүген дә алар төрле төстәге акбурлар белән диңгез төбендәге матурлыкны сурәтләделәр. Рәсемнәрне бизәүдә үләннәр һәм чәчәкләрне дә файдаландылар.
-
Кул эшләрен яратабыз 24.06.2017

Балалар лагерьда төрле эш белән мәшгуль. Мәсәлән, шундый эшләрнең берсе - пластилиннан төрле фигуралар әвәләү. Бүген алар, әниләренә дип, кәрзин һәм чәчәк ясадылар. Кул эшләре тәрбиячеләргә һәм балаларның үзләренә бик ошады.
-
Чыгарылыш класс укучыларын аттестат алулары белән чын күңелебездән котлыйбыз!!! 23.06.2017

-
Ут - дус та, дошман да! 22.06.2017

Тәрбияче апалар укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казаларга сәбәпче булуын , “Янгын - зур фаҗига” икәнен хикәяләр, шигырь, мәкальләр аша төшендерделәр, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәттеләр.
-
Һәйкәлгә - чәчәкләр! 22.06.2017

Әбиләр һәм бабайлар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран – чын каһарман.
-
Лагерьда - театр 22.06.2017

Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша сөйләм телен үстерүгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә кызыксындыру максатыннан, тәрбиячеләр татар халык әкиятләрен укыдылар. Укылган әкият сюжеты буенча балалар импровизация күрсәттеләр.
-
Балаларга терроризм турында презентация тәкъдим ителде. 21.06.2017

-
Мәктәп бакчасында эш кайный. Балалар суган түтәлен чүпләрдән арындырдылар. 21.06.2017

-
"Йолдыз" лагеренда беренче көн! 20.06.2017

Җәйге яллар башланып китте. Кемнәрер өйдә генә калып, әти-әнигә булышуны хуп күрсә, ел буе лагерь тормышын сагынып көтүче балалар да аз түгел. Бүген мәктәбебездә "Йолдыз" лагере эшләп килә. Тәрбияче апалар балаларны ипи-тоз белән каршы алдылар. "Йолдыз" лагерена уңышлар!






