МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
| E-Mail: | Smolv.Zel@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1901 |
| У нас учатся: | 22 учащихся / 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Радуга талантов" 13.03.2014

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина Фәридә Әнвәровна укытучылар смотрында чыгыш ясады. Урыннар гына көтәсе калды.
-
Гомәр Саттаров конференциясе 12.03.2014

Каныбызга сеңгән,җаныбызга көч-куәт биреп торган туган як, туган җирем! Ул һәрберебезнең күңелендә дә иң изге бер урын булып, гомерләребез дәвамында кадерләп саклап йөртелә.Туган туфрак, туган ил-барча яраңа да им, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит.
Безнең өчен Төньяк Норлат –Яшел Үзән дә нәкъ менә шулай ук.Әйе, Норлат –Яшел Үзән, тау ягы гүзәл табигате белән генә түгел, аннан чыккан күпләгән шөһрәтле шәхесләре белән дан тота бүген.
Тукай да бит Казан артым дигән
Мин дә димен сөеп Тау Ягым
Кайда булсам, кая барсам да мин
Сагынып кайтам бишегем-Тау ягым . Гомәр Саттар-Мулилле.
Шундый исем астында 2014 нче елның 12 нче мартында Яшел Үзән муниипаль районының Мулла Иле гомуми төп белем мәктәбендә күренекле галим Гомәр Саттаровның эшчәнлегенә һәм әдәби иҗатына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Пленар утырышта филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясе Академигы, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Казан төрки-татар ономастикасы фәнни мәктәбенә нигез салучы Саттаров Гомәр Фәез улы, техник фәннәр кандидаты, “Элекон” заводы башкарма директоры, Яшел Үзән районының Төньяк Норлат зонасы якташлар җәмгыятенең президенты Мингалиев Равил Касыйм улы, Татарстан Республикасының атказанган архитекторы, Тукай премиясе лауреаты Саттаров Айвар Гомәр улы, ТР Зеленодол муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Мостафина Рәйхан Абдулла кызы, язучы, шагыйрь Сафин Ирек Мәгъсүм улы, публицист-шагыйрь, Татарстанның атказанган укытучысы, Мулла Иле авылы имамы Сәйфетдинов Равил Гарәф улы, Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Сәләхиев Илдар Галимҗан улы, Мулла Иле мәктәбе директоры Кәбиров Фәнис Дамир улы чыгыш ясадылар. Конференциядә ТНВ һәм “Яшел Үзән” телеканалы, “Яшел Үзән” газетасы журналистлары катнашты. Чарада районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар һәм укытучылар төрле секцияләргә бүленеп, фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар.
Укуларда катнашучылар чараның әһәмиятле, файдалы һәм кирәкле булуын берничә тапкыр ассызыкладылар. Укучылар да, укытучылар да үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар.
-
"Сәләт" бездә кунакта 04.03.2014

-
Оборона-масса айлыгына нәтиҗә ясалды 03.03.2014

-
Каюм Насыйри укулары 28.02.2014

-
Жуков укуларында урыннар яуладык! 27.02.2014

-
Чаңгы ярышы 21.02.2014

-
Ярыштан соң рәхәтләнеп коймак белән сыйландык! 21.02.2014

-
Оборона-масса айлыгы кысаларында хәрби әзерлек смотры 17.02.2014

-
Оборона-масса айлыгы кысаларында эвакуация 17.02.2014















