МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Яңа ел бәйрәме! 25.12.2019

Бүген укучыларның көтеп алган Яңа ел тамашасы узды. Спортзал уртасында бизәлгән зифа чыршы, әкият геройлары һәм әлбәттә инде укучылар үзе. Бәйрәм бик матур узды.
-
Мәктәп фасады Яңа елны каршы алырга әзер! 23.12.2019

Барлык мәктәп коллективы тырышлыгы белән уку йортыбыз фасады һәм ишегалды сихри яңа ел төсмере алды. Кич белән биредә бигрәк матур!
-
География-тарих атналыгына йомгак ясалды 23.12.2019

Гомуми мәктәп линейкасында тарих-география укытучысы Абзалина Г.А. булып узган фән атналыгына йомгак ясады. Атналык барышында актив укучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырды.
-
Кышкы пейзаж 20.12.2019

Мәктәпнең рәсем галереясында башлангыч сыйныф укучыларының "Кышкы пейзаж" темасы астында ясалган иҗат эшләре урын алды. Рәсем күргәзмәсен тәрбияче Шәйхаттарова Э.Ш. оештырды.
-
Авыл паркына кар сыннары бүләккә! 20.12.2019

Мәктәп коллективы кар аз дип тормады, бергәләшеп авыл паркына кар сыннары ясау өчен кар җыярга чыкты. Быел авыл җирлеге Яңа елга әзерлек бәйгесендә катнашырга уйлый. Шуңа да мәктәп үзеннән өлеш кертеп Кыш бабай һәм кар кызы сынын ясады, тагын 6 урында кар җыеп куйды. Алардан да соңрак матур кар сыннары ясалачак.
-
Кышкы туризм буенча ярыштан уңышлар белән!
16.12.2019
Мәктәпнең яшь туристлары Яшел Үзән шәһәрендә узган ярыштан 2 урын яулап кайттылар. Котлыйбыз егетләрне!
-
Инвалидлар ункөнлеге 09.12.2019

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 8 класс укучылары класс җитәкчеләре А.Г.Замалиева белән мәктәбебездә укучы авыру балалар Гәйнетдинова И. М. hәм Гумеров Р.Р. ларның өйләрендә булдылар. Укучылар аларга уз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Котыру авыруын профилактикалау 07.12.2019

Ачасыр авылы ФАП хезмәткәрләре мәктәп коллективы һәм ата-аналар каршында Котыру авыруын (Бешенство) профилактикалау һәм аны булдырмый калу чаралары буенча чыгыш ясадылар. Һәркемгә әлеге йогышлы авырудан сак булырга кирәк!
Котыру (бешенство) - төп нерв системасын зарарлый торган авыру. Аны вируслар китереп чыгара. Вирус авыру хайваннарның нерв системасына урнаша hәм тышкы тирәлеккә селәгәй белән бүленеп чыга.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 06.12.2019

Бүген мәктәбебездә ана-аналар жыелышы булып узды. Директор Мухаметзянов Илhам Илдар улы узган уку елы нәтиҗәләре буенча публичный доклад белән чыгыш ясады.
-
Кулланылган батареялар җыю акциясе 28.11.2019

Мәктәп укучылары актив рәвештә кулланылган батареялар җыю акциясендә катнашты. Әлеге чараның беренче этабы тәмам һәм безнең укучылар 33 кг батарея тупларга өлгерде. Бүген алар махсус капчыкларга тутырылып тапшыру үзәгенә алып кителде. Укучылар үз гамәлләре белән күпме хайванны үлүдән һәм туфракны пычыранудан саклап калды.











