МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Шахмат турниры 03.02.2020

Район уку йортларында шахмат марафоны игълан ителде. Аның кысаларында беренче турнир 1-4 класс укучылары арасында узып, җиңүгә 4 класс укучысы Минуллин камил иреште. Котлыйбыз!
-
ТР Дәүләт Советы хезмәткәре белән очрашу 01.02.2020

Бүген мәктәбебездә ТАССРның 100 еллыгына багышлап, ТР Дәүләт Советында тәрҗемәләр бүлегендә мөдир булып эшләүче Хәйруллина Нурия Габбаз кызы белән очрашу узды. Нүрия Габбазовна укучыларга бик кызыклы фактларга таянып, безнең дәүләтчелегебез турында сөйләде, үзенең эшчәнлегенә туктады. мәктәп китапханәсенә күп кенә кызыклы китаплар бүләк итте, шул исәптән үзе авторлыгындагы китапларны да. Мәктәп укучылары җавап итеп мөхтәрәм кунагыбызга үз чыгышларын һәм үз куллары белән ясаган кул эшләнмәсе бүләк иттеләр. Очрашуны оештырган татар теле укытучысы Кәбирова Г.Р.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Гриппка каршы профилактика 29.01.2020

Мәктәптә грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча чаралар уза. Бу атнада 5-6 класс укучылары өчен гомуми класс сәгате узды.
-
Грипп профилактикасы буенча класс сәгате 24.01.2020

Илебездә тотрыксыз һава торышы саклана. Шуңа да грипп һәм ОРВИ белән авыручылар күбәер дип көтелә. Авырмас өчен профилактик чаралар күрү кирәк. Ике ай дәвамында мәктәпләрдә Грипп профилактикасы буенча төрледән төрле чаралар узачак. Шуның берсе бүген 1 нче класста узды. Аны башлангыч класс укытучысы Замалиева Ф.Г. оештырды.
-
Кул эшләре күргәзмәсендә катнаштык 22.01.2020

Авыл мәдәният йортында узган авыл җыенында, мәктәп укучылары үз кул эшләре күргәзмәсе белән катнашты. Укучылар әзерләгән эшләнмәләрне Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Усманов М.З. та югары бәяләде.
-
Башлангыч класстагы тырыш укучылар! 20.01.2020

Мәктәп укучылары тырышып-тырышып, узыша-узыша УЧИ,РУ белем порталында төрледән төрле конкурсларда, бирем башкаруларда катнаша. Аеруча да үз уңышлары белән башлангыч класс укучылары мактана ала. Гомуми линейкада әлеге сайтта уңышларга ирешеп, тиешле баллар суммасын туплап грамоталарга лаек булган укучылар бүләкләнде. Шулай ук грамота белән аларны әлеге җиңүләргә илткән укытучылары Замалиева Ф.Г. һәм Шигабутдинова Г.Ф. бүләкләнде.
-
Профилактика гриппа 18.01.2020

-
2020 нче ел - Россиядә һәм Татарстанда нинди ел буларак игълан ителде 16.01.2020

2020 нче ел - Россия Президенты указы белән Россиядә Хәтер һәм дан елы буларак игълан ителсә, ә Татарстан Президенты Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы буларак игълан итте. Шул уңайдан мәктәптә һәм класс почмакларында мәгълүматлар яңартылды, стендлар эшләнде.
-
Яңа елга иң яхшы бизәлешле уку йорты 13.01.2020

Ачасыр мәктәбе Яңа елга әзерлек һәм бизәлеш буенча район уку йортлары арасында 3 урынга лаек булды. Мәктәп район җитәкчелеге тарафыннан диплом һәм 5000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Яшь туристларның Кече Шырданлыларга яңа ел бүләге! 28.12.2019

Мәктәптә эшләп килүче "Яшь турист" түгәрәгенә йөрүче 14 укучы Кече Шырдан авылына поход оештырып кына калмыйча, авыл халкына клубта яңа ел тамашасы тәкъдим итте. Бәйрәм халыкка бик ошады, укучыларны тагын башка бәйрәмнәргә дә чакырып калдылар.











