Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Имин булсын Туган ил генә!
30.04.2025
.jpg)
Бакчабызда Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган музыкаль кичә үткәрелде.
Балалар, артистлар чыгышы, композитор - Сара Садыйкова җырлары белән үрелеп барган, җылы, хатирәләргә бай чара булды.
Кичәбезнең махсус кунаклары:
- сугыш ветераны, Сара Садыйкованың кызы – Әлфия Айдарская;
- һәм гомер буе 24нче балалар бакчасында фидакарь хезмәт куйган – Маһиәнвәр Әхмәтгалиева иделәр.
Кичәбез ахырында безгә 71нче бакча тарафыннан тапшырылган "Хәтер шәмен" 89нчы балалар бакчасына бирдек.Илебез иминлеге өчен көрәшкән әби-бабаларыбызга чиксез рәхмәтләребез!
-
«Асыл гаилә җыены"
28.04.2025



"Сәләт" яшьләр үзәге асыл гаиләләрне бергә җыйды.️⠀
⠀
Габдулла Тукайның туган көненә һәм Туган тел көненә багышланган «Асыл гаилә җыенында" булдык. ⠀
⠀
Кунакларга Тукай әсәрләренең геройлары образында яки милли костюмнар киеп килү шарт иде.⠀
⠀
Үзара күчтәнәчләр алышу, ярминкәдә төрле эшләнмәләр сату-алу, остаханәләрдә катнашу һәм тагын күп кенә күңел ачу чаралары оештырылды бу көнне.
Безнең бакчабыз гаиләләрен бу күркәм чарада күрү аеруча да күңелле иде!
Өйдәгечә рәхәт мохиттә, ял итеп, көч җыеп кайттык! ⠀
Оештыручыларга, катнашучыларга афәрин! -
Габдулла Тукайга –139!⠀ ⠀
26.04.2025

Бакчабызда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырдык. ⠀
Тукайның тормыш юлы, әсәрләре белән таныштык.⠀
Балалар ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.⠀
Ахырда, барыбыз бергә, "Туган тел"не җырладык

Туган көнең белән, Тукай!⠀
⠀ -
"Юный грамотей" түгәрәге
24.04.2025



Җитәкчесе:
Шарафиева Лилия Фаизовна⠀
График диктант:⠀
игътибарны арттыра;⠀
визуаль хәтерне яхшырта;⠀
вак моториканы камилләштерә;
логик фикерләүне үстерә.⠀ -
"Весенняя карусель" җыр һәм бию фестивале
24.04.2025
.jpg)
"Чулпан" концертлар залында Идел буе һәм Вахитов районнары балалар бакчалары арасында "Весенняя карусель" җыр һәм бию фестивале булып узды
Фестивалдә "Җиңү шатлыгы" җыры белән чыгыш ясадык.⠀
Эльвира Сафина сүзләре ⠀
Ләйсән Арсентьева көе
Безнең балалар күмәк күренештә дә катнашырга өлгерделәр.
Афәрин сезгә
Нәтиҗәләрне көтәбез хәзер! -
"ШАЯН ТВ" да кунакта!
23.04.2025

Хәтерлисезме?
Яңа җыр өйрәнәбез дип язган идек.
Өйрәнеп бетереп, "ШАЯН ТВ" каналы өчен яздырып кайттык ул композицияне
Җиңү шатлыгы Эльвира Сафина сүзләре
Ләйсән Арсентьева көе
"Мәрҗән" ансамбле башкара
Безнең балаларны "Сәйлән" проекты кысаларында күрергә мөмкин булачак. -
Безнең балалар "Шаян ТВ" да!
22.04.2025

"ШАЯН ТВ" – балалар өчен, татар телендә эшләүче телеканал.⠀
Мультфильмнар, кызыклы бәйгеләр, мәдәни һәм фәнни тематикадагы тапшырулар – барсы да
"ШАЯН ТВ"да.⠀
⠀
Бакчабыз балалары анда еш кунак.⠀
Фотодагы малайлар һәм кызларның шигырь сөйләгәннәрен, бәлки сез дә күргәнсездер.⠀
⠀
Әле күптән түгел генә без кабат "ШАЯН ТВ" студиясендә булып кайттык.⠀ -
ИЗО түгәрәге
22.04.2025


Уртанчылар түгәрәктә гадәти булмаган ысуллар ярдәмендә ваза һәм чәчәкләр ясадылар

Төрле кул эшләнмәләре, рәсемнәр ясау - балаларның иҗади фикерләвенә, вак моторика үсешенә, бер урында утырып тора алу күнекмәләрен формалаштыруга, матурлыкны күрә һәм тоя белү сәләтен үстерүгә уңай йогынты ясый.⠀
⠀
Түгәрәкнең җитәкчесе:⠀
Фазуллина Ландыш Хәмитовна⠀ -
Казанга Тукай кайткан!
21.04.2025




Коллективыбыз һәм бакчабыз ата-аналары белән әлеге спектакльне карап кайттык.

Барсын да беләбез кебек иде шагыйрь турында...спектакль барышында, күпчелек бу фикереннән кире кайткандыр.⠀
Тамашачы өчен гадәти булмаган Тукай образы ачыла.⠀
Гадәти булмаган...ләкин тормышчан һәм чын.
Кемдер мондый Тукайны кабул итә, кемдер әле әзер түгел...⠀
⠀
Барып карамаганнар, барыгыз!⠀
Үкенмәссез!⠀ -
"Яшь талантлар" концерты
21.04.2025





Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары иҗади номерлар әзерләп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
"Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендәге биремнәрнең берсе иде бу.⠀
⠀
Җыр, бию, шигырь сөйләү, хәтта фокус күрсәтүчеләр дә булды
Балалар көче белән оештырылган тулы бер концерт карадык
Балаларга, аларны әзерләгән тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга - һәммәсенә дә афәрин










