Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Бәйрәм белән, Татарстан
30.08.2025
Мәрьямебез дә,
бәйрәм белән котлый сезне!
"Илкәем" җыры
Нәкый Исәнбәт сүзләре
Татар халык көе
P.S. Мәрьям әлеге җыр белән, бакчабызга йөргән вакытта ук, бәйгеләрдә җиңү яулаган кыз.
Һәрчак уңышлар юлдаш булсын сиңа, Мәрьям!
Горурланабыз! -
Безнең балалар Татарстан Республикасы рәисе белән очрашуда!
29.08.2025
Рөстәм Нургали улы алдында чыгыш ясаучы балалар арасында безнең Зөләйха да бар иде.⠀
Кечкенә дә, төш кенә!
Афәрин сиңа, Зөләйха!⠀ -
Шаян песиләр
28.08.2025
Ә кем әйтте әле песиләр төрле төстә була алмый дип?⠀
Кәгазьдән ясалганнары, әлбәттә.⠀Иң-иң матур төсләрне генә сайлап алып, шаян песиләр ясадык.⠀Бу песиләр тычкан тота алмый- алмавын...⠀ Аның каравы кәеф күтәрү өчен менә дигәннәр!
Әгәр яңгырлы – салкын көннәрдә кәефегез булмаса, нишләргә кирәк икәнен беләсез хәзер.
-
Фәнзия Мансуровнаны котлыйбыз
26.08.2025
Педагогларның август аенда үткәрелә торган конференциясендә Фәнзия Мансуровнаны "Яшь мөгаллим" түштамгасы белән бүләкләделәр!
Чын күңелдән тәбриклибез!
Һәрчак алга, яңадан-яңа үрләргә! -
Бәйгедә җиңдек
25.08.2025
"Салават күпере" журналы үткәргән "Иҗади җәй" бәйгесендә Фәнзия Мансуровна әзерләгән балалар III урынга лаек булдылар!
Чын күңелдән котлыйбыз!
Һәм бергәләшеп балаларның шигырь укуларын тыңларга чакырабыз сезне! -
22 нче август – Рәсәй әләме көне!
23.08.2025
⠀
Балалар белән әләмдәге төсләрнең нәрсә аңлатканлыгы, аның тарихы хакында сөйләштек
Әләмнең үзен дә ясадык!
⠀ -
Һәр көнебез күңелле үтә
22.08.2025
Бүген бөтерчекләр ясадык һәм аларны әйләндерергә өйрәндек.
Шушы бөтерчекләр шикелле, зыр-зыр "әйләнеп" атнаның үткәне сизелми дә кала

-
Ә икенче көнне күбәләкләр ясадык
21.08.2025

Җәйге болын төсләрендә⠀
Кемдер салават күпере кебек дияр ⠀
Кемдер чык бөртегенә төшкән кояш нурлары чагылышына охшатыр⠀
Бәлки көзге, җете яфраклар белән тәңгәллек күрүчеләр дә булыр.⠀
⠀
Күбәләкләрне төркемебездәге гөлләргә кундырдык. Үзебезнең гөлләрбез, кичә ясаган кояш-чәчәкләребез һәм менә хәзер күбәләкләребез дә булды!⠀
-
Гербер чәчәкләре
20.08.2025
Нәфис, нәзәкатьле, горур һәм гади дә. Алар кояшның үзе кебек. Балалар белән, күп-күп итеп, гербер чәчәкләрен ясадык.
Тышта көн нинди булуга карамастан, төркемебездә шәхси кояшларыбыз бар хәзер. -
"Ростки: Россия һәм Кытай" халыкара бизнес – форумында катнаштык.
19.08.2025
Мәгариф өлкәсенә кагылышлы мастер-класслар карадык, тәҗрибә тупладык. Җиңү көненә карата ясалган стендта, бакчабыз балаларының да рәсемнәре урын алган иде

Шундый масштаблы чараның бер өлеше булуыбызга шатбыз!











