Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Бакчабыз балалары төрле бәйгеләрдә катнаша!⠀
27.05.2025


20 нче май көнне Шамсутдинов Данэль мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында, Республика күләмендә үткәрелгән, шахмат турнирында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.⠀
⠀
КФУ хезмәткәрләре, мөгаллимнәре һәм шәкертләренең балалары арасында үткәрелгән талантлар бәйгесендә – Фахруллин Шамил
I урынга лаек була!⠀
⠀
Данэль белән Шамилне котлыйбыз!⠀
Алга таба да уңышлар телибез!⠀ -
Шәҗәрә агачы
27.05.2025

"Сәяхәт башлана" эш дәфтәре буенча, ел дәвамында, эчтәлекле һәм кызыклы биремнәр эшләп бардык.
Шундый биремнәрнең берсе –нәсел шәҗәрәсен ясау иде.
Нәтиҗәсе сезнең алдаБиремгә һәркем дә иҗади якын килгән, бер-берсенә охшаган шәҗәрәләр юк иде.⠀
Һәрберсе төрле, кабатланмас.⠀
⠀
Ә иң мөһиме хәзер балалар үзләренең әби-бабалары, аларның язмышлары хакында тагын да күбрәк беләләр -
"Җиңү шатлыгы" акциясе
26.05.2025
Бакчабызның шәфкать туташы – Фәрдиева Әминә Әмирҗановна
Муса Җәлилнең
"Яулык" шигырен укый.
-
Алар әле шундый кечкенә, ләкин инде чыгарылыш балалары
26.05.2025
Кечкенәләр төркеменең 2025нче елгы чыгарылышы сезнең каршыгызда
Алда уртанчылар төркеме көтә аларны!
⠀
Уңышлар телибез сезгә, балалар -
"Асылташ" мәктәбенең чыгарылыш кичәсе
25.05.2025
Алар белән һәрдаим хәбәрләшеп эшлибез, бер - беребез үткәргән кичәләргә йөрибез һәм чыгышлар да ясыйбыз.⠀
Биредә җылы мохит, белемле һәм кешелекле остазлар, туган телдә аралашу һәм ихласлык, балаларны ярату һәм аларга шәхес итеп карау кабул ителгән.⠀Уртак эшчәнлегебез дәвамлы булып, киләчәктә тагын да югарырак үрләр яуларга язсын!⠀
-
"Мәрҗән" ансамбле чыгышы
24.05.2025

Бакчабыз балалары, җитәкчеләре Зәлия Фәнисовна белән бергә, Сәләт "Асылташ" мәктәбенең чыгарылыш кичәсендә чыгыш ясадылар!
-
"Җиңү шатлыгы" акциясе
23.05.2025
Сагдина, Сагдана һәм Данэльның әнисе – Шамсутдинова
Дарина Винеровна
Гәрәй Рәхимнең
"Ветераннар" шигырен укый.
P.S. Данэльның апалары – Сагдина белән Сагдана да безнең бакчабызга йөргән балалар, хәзер инде мәктәп укучылары. -
"Җиңү шатлыгы" акциясе
22.05.2025
"Салават күпере" журналы язылучыларыннан видеолар килә тора.
Бүгенге роликта Теләче районыннан Вәлиәхмәтова Зәринә
Рифгат Закировның⠀⠀"Һаман көтәсең"
шигырен укый.⠀⠀ -
"Җиңү шатлыгы" акциясе
16.05.2025
Мәдинә белән Ясминәнең әтисе - Сөләйманов Тимур Җәүдәтович⠀⠀
⠀⠀
Хәсән Туфанның⠀⠀⠀
"Кайсыгызның кулы җылы?"
шигырен укый.⠀⠀⠀
⠀⠀⠀ -
"Алдынгылар" хәрәкәте җитәкчеләре бакчабызда кунакта!
16.05.2025

Мәгариф министры - Хадиуллин Илсур Гәрәевич;
"Алдынгылар" хәрәкәте идарәсе рәисе - Орлов Артур Валерьевич;
"Алдынгылар" хәрәкәтенең Татарстандагы җитәкчесе – Сөләйманов Тимур Җәүдәтович
бүген безнең бакчабызда иделәрКунаклар зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә "Сәяхәт башлана" эш дәфтәре буенча үткәрелгән шөгыльне карадылар.
Шөгыль барышында,бакчабыз балалары, 27нче гимназия укучылары белән бергә, кул эшләнмәсе ясарга да өлгерделәр.
Ахырда балалар, үз көчләре белән әзерләгән, концерт номерларын күрсәттеләр.










