Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Сыйныф сәгатьләре узды 22.02.2024

Үткән атнада гимназиябездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.
-
Әтиләргә бүләк 22.02.2024

Бу көннәрдә, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, кече сыйныфлар әтиләренә матур бүләкләр ясадылар.
Бүген әлеге акцияне 3 нче «А» сыйныфы дәвам итте.
Әлеге чара укучыларның үзенчәлекле фикер сөрешен, кул һәм бармаклар җитезлеген үстерә. Укучыларда әтиләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияли.
-
Милли киемнәр – халкыбызның күңел җәүһәрләре 21.02.2024

Халыкара туган телләр атналыгы кысаларында 3б сыйныфында “Милли киемнәр – халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип аталган дәрес үтте. Укучылар милли киемнең үзенчәлекләре белән таныштылар, татар халкының гореф-гадәтләре турында фикер алыштылар. Бергәләп кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук үрнәк буенча милли киемнәргә бизәк төшерделәр һәм “Түбәтәй” уены белән таныштылар.
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2024

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 7-8 нче сыйныф егетләре арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе үтте.
Егетләр төрле конкурсларда көч сынаштылар. Укучыларның өлгерлеге, җитезлеге, тапкырлыгы тикшерелде.
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
-
Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы 20.02.2024

Бүген гимназиябездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы” фотокүргәзмәсе оештырылды.
Укучылар әби-бабаларының фотосурәтләре белән уртаклаштылар, гаилә тарихы белән таныштырдылар.
-
Әфган сугышы ветераны белән очрашу 20.02.2024

Бүген гимназиябездә бик эчтәлекле очрашу булып узды. Әфган сугышы ветераны Шәйхетдинов Фәнис Фоат улы укучыларга шул еллар турында сөйләде, үзе белән таныштырды. Шушы темага багышланган слайдлар күрсәтелде. Сугышта күргәннәре турында искә төшерү аның өчен бик авыр булса да, ул истәлекләре белән уртаклашты.
Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 35 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2024

20 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 5-6 нчы сыйныфлар арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе узды. Укучы егетләр хәрби тема буенча белемнәрен сынадылар, өлгер, җитез икәнлекләрен күрсәттеләр.
23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә.
Бәйрәм әле СССРда барлыкка килгән, ул вакытта ел саен 23 февральдә бөтенхалык бәйрәме - "Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне"буларак билгеләп үтелә. СССР таркалганнан соң, бәйрәмне, элеккегечә, БДБның кайбер илләрендә билгеләп үтәләр.
-
Син Тукайны беләсеңме? 19.02.2024

Бүген 4 нче “Б” сыйныфында “Син Тукайны беләсеңме?” темасына викторина узды. Ул Туган телләр көненә багышлангани иде.
Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, шагыйрьнең тормыш юлы турында фактлар белделәр, Г.Тукай иҗаты буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар. Бәйге “И туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Бүләкләр ясадылар 19.02.2024

5 нче сыйныфлар “Россия бөркетләре” юнәлешендә актив эшчәнлек алып баралар.
Бүген остазлар 3 нче “Б” сыйныфы белән Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр ясадылар. Бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен яздылар.
-
Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары 19.02.2024

Укучылар арасында Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары, плакатлар һәм рәсем бәйгеләре игълан ителгән иде.
Бүген әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
Укучылар эшләрендә бу бәйрәмнең әһәмиятен, тарихын, эчтәлеген чагылдырдылар.













