Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Минем гаиләм сайлый 14.03.2024

Гимназиябездә “Парламент дәресе – 2024” кысаларында “Минем гаиләм сайлый” исемле рәсем бәйгесе үтте.
Бәйгедә 1-4 нче сыйныфлар катнашты. Иң яхшы эшләр район этабына җибәрелде.
-
Бер ярымутрау тарихы 14.03.2024

Кырымның Россия составына кертелү көне белән бәйле чаралар дәвам итә.
Гимназиябездә “Бер ярымутрау тарихы” онлайн-экскурсиясе оештырылды.
Тактага эленгән QR-кодлар ярдәмендә укучылар Кырым буйлап сәяхәт иттеләр, истәлекле һәм кызыклы урыннар белән таныштылар.
-
Мастер-класс үтте 14.03.2024

Башлангыч сыйныфларда “Севастополь бизәге” исемле мастер-класс үтте. Укучылар әлеге стиль белән рәсемнәр, открыткалар ясадылар.
-
Космик бәйләнеш 13.03.2024

Бүген Ветераннар йортында Юрий Гагаринның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Космик бәйләнеш” дип исемләнгән чара узды. Алдынгылар хәрәкәтенә йөрүче укучылар ветераннар белән әңгәмә кордылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек 13.03.2024

Бүген укучыларыбыз “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шәһәр бәйгесенең район турында катнаштылар.
Чарада 3 нче “А” сыйныфы укучылары Гайнуллин Әмир, Сәгъдиева Чулпан, 4 нче “А” сыйныфы укучысы Галимуллина Әминә, 2 нче “А” сыйныфы укучысы Зарипова Ясминә, 4 нче “В” сыйныфы укучысы Мальцев Данил катнаштылар.
Алар үзләре язган шигырьләр һәм Г.Тукайның әсәрләрен тәкъдим иттеләр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 11.03.2024

Бүген, 11 нче март көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Татарстан Республикасы һәм аның илебдә тоткан урыны темасына багышланган иде һәм «Көньяк диңгездләрдән поляр чиккә кадәр» дип аталды.
-
Радиоэфир узды 07.03.2024

Бүген гимназиябездә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган радиоэфир узды.
Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул хатын-кыз реформатор дип санала. Ул 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен чыгара.
Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр.
Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде.
-
Халыкара хатын-кызлар көненә открыткалар 07.03.2024

Укучылар арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйгеләр узды.
Башлангыч сыйныфларда “Әнием өчен иң матур открытка”, ә урта сыйныфларда “8 март белән, хөрмәтле укытучылар!” плакатлар һәм открыткалар бәйгеләре үткәрелде.
Укучылар берсеннән-берсе матур эшләр тапшырдылар.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әниләр, әбиләр, апалар!
Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
"Чишмә" отряды эшчәнлеге 06.03.2024

9 нчы март – Кошлар көне билгеләп үтелә.
Кошлар көненең ничек барлыкка килү тарихы да бик кызыклы. Иң беренчеләрдән булып аны АКШта 1894 елда билгеләп үткәннәр. Тиздән бәйрәм барлык штатларда үткәрелә башлый, аннары Европага килеп җитә.
1906 елдан башлап дөньякүләм Халыкара кошлар көне үткәрелә башлый.
Бик тиздән җылы яклардан кошлар кайтачак. Шул уңайдан гимназиябезнең “Чишмә” экология отрядына йөрүче 8 нче “А” сыйныфы укучылары җимлекләр ясап, гимназиябез тирәсендәге агачларга элделәр, җимнәр садылар.
-
Парламент дәресләре 06.03.2024

Гимназиябездә, югары сыйныфларда, “Киләчәкне сайлыйбыз” дип исемләнгән Парламент дәресләре узды. Укучылар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы белән якыннан таныштылар.













