Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 79 учеников + 27 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
“Батырлык дәресләре” 12.02.2016

Бүген безнең мәктәптә 1-11 сыйныф укучылары өчен “Батырлык дәресләре” үтте. Дәресне тарих фәне укытучысы Гараева Ләйсән Мансур кызы әзерләде. Ул укучыларга батырлык темасына презентацияләр күрсәтте, әңгәмә үткәрде.
-
Башлангыч сыйныф атналыгы 11.02.2016

Башлангыч сыйныф атналыгы кысаларында мәктәбебездә экологик марафон үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Фәттахова Ф.Н. укучыларга табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлатты.
-
Татарстан Варислары Берлеге сафларына кабул итү 11.02.2016

Бүген 4 нче сыйныф укучылары Татарстан Варислары Берлеге сафларына кабул ителде. Аларны бәйрәм белән котлыйбыз! Акыллы, тырыш булып үсегез, герой-пионерлар кебек Ватанны яратыгыз!
-
Үлемне җиңгән шагыйрь 11.02.2016

Герой шагыйрь М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичәне башлангыч сыйныф укытучысы Гарипов Л.И. үткәрде. Әлеге чарада Юртыш авылы китапханәчесе Фирая Ибраһимова да катнашты.
-
Ачык дәрес 11.02.2016

Бүген 3 нче сыйныф җитәкчесе Сәйфуллина Р.С. “Фигыль заманнары” темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Солтан Шәмсигә – 70 10.02.2016
Бүген танылган язучы, тәрҗемәче, тарихчы Солтан Шәмсигә – 70 яшь. Шул уңайдан укучылар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. -
Парламент дәресе 10.02.2016

Бүген безнең мәктәптә 1-11 сыйныф укучылары өчен “Гражданин. Общество. Государство” – дигән темага парламент дәресе үтте. Дәрестә авылыбыз депутаты Билалов Рушан Әнвәр улы катнашты. Ул үзенең чыгышында укучыларны үзидарә эшчәнлеге белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Гриппка каршы профилактика 09.02.2016

Бүген бездә кунакта балаларның участок медсестрасы Яруллина Алсу. Ул укучыларга сәламәтлек темасына тәрбия сәгате үткәрде. Гриппка каршы профилактика чаралары турында сөйләде.
-
"Күңелле стартлар" 09.02.2016

Бүген атналыкның икенче көне. "Җир" һәм "Галәм" командалары арасында "Күңелле стартлар" уены үтте. 18:15 очко җыеп, "Җир" командасы җиңү яулады. Молодцы, укучылар!
-
“Сыйныфташлар очрашуы” 08.02.2016

Мәктәптә “Сыйныфташлар очрашуы”дип аталган кичә булды. Кичәгә мәктәпне моннан 10, 20, 30, 40, 60 ел элек бетереп киткән укучылар килде. Бәйрәм укучыларның чыгышы белән үрелеп барды. Кичә бик эчтәлекле һәм бай булды.






