Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422728, РТ, Высокогорский район, с. Мемдель. ул. Кооперативная 1а |
| Телефон: | +7(843)-656-02-19 |
| E-Mail: | Smmd.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мемдельская СОШ имени Хай Вахита" |
| Руководитель: | Фаттахов Фархат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 79 учеников + 26 воспитанников |
| У нас учат: | 15 пед. работников + 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мемдельская средняя общеобразовательная школа имени Хай Вахита Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Гриппка каршы профилактика 09.02.2016

Бүген бездә кунакта балаларның участок медсестрасы Яруллина Алсу. Ул укучыларга сәламәтлек темасына тәрбия сәгате үткәрде. Гриппка каршы профилактика чаралары турында сөйләде.
-
"Күңелле стартлар" 09.02.2016

Бүген атналыкның икенче көне. "Җир" һәм "Галәм" командалары арасында "Күңелле стартлар" уены үтте. 18:15 очко җыеп, "Җир" командасы җиңү яулады. Молодцы, укучылар!
-
“Сыйныфташлар очрашуы” 08.02.2016

Мәктәптә “Сыйныфташлар очрашуы”дип аталган кичә булды. Кичәгә мәктәпне моннан 10, 20, 30, 40, 60 ел элек бетереп киткән укучылар килде. Бәйрәм укучыларның чыгышы белән үрелеп барды. Кичә бик эчтәлекле һәм бай булды.
-
Атналык 08.02.2016

Бүген мәктәбебездә башлангычлар атналыгы кысаларында “Әкиятләр кичәсе” үтте. 3 нче сыйныф укучылары әкиятләрдән өзекләрне сәхнәләштерделәр.
-
Гаилә бәйрәме 05.02.2016

“Гаилә – дәүләтнең нигезе” дип аталган гаилә бәйрәме Әлдермеш мәдәният йортында узды. Әлеге бәйгедә Әлдермеш, Мүлмә, Ямәширмә, Кавал һәм Мәмдәл мәктәпләреннән 5 гаилә көч сынашты. Безнең мәктәп данын яклап чыгыш ясаган Сафиуллиннар гаиләсе әлеге бәйгедә 2 нче урынны яулады. Гаилә башлыгы Фәрид Габделхәк улы –Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы, Венера Рафаил кызы – татар теле һәм әдәбияты, технология укытучысы. Алар ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Бу күркәм гаиләгә без зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телибез.
-
Встреча выпускников
03.02.2016
<span lucida="" sans';="" line-height:="" 15.07px;"="">Выпускников 2006, 1996, 1986,1976,1966 г.г. 06.февраля приглашаем в Мемдельскую СОШ на Встречу выпускников. Начало в 16.00. Ждём!))))
-
Тәҗрибә уртаклашу 02.02.2016

Һәр елдагыча, төрле фән укытучылары арасында тәҗрибә уртаклашу башланды. Дәресләрдә Федераль дәүләт стандартлары таләпләрен һәм Сингапур методикасын актив куллануга игътибар ителә. Бүген 2 нче сыйныф җитәкчесе Фәттахова Ф.Н. татар теленнән “Баш хәреф белән языла торган сүзләр” темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Фән олимпиадасы җиңүчеләрен котлау 01.02.2016

Иртәнге линейкада укучыларның фән олимпиадасында катнашып, муниципаль этапта җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучылар район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Физкультура фәненнән республика турында катнашучы укучыга махсус бүләк тә тапшырылды. Укучыларны һәм аларны хәзерләгән укытучыларны котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Регионара олимпиада 29.01.2016

Мәктәбебез укучылары КФУ тарафыннан үткәрелгән регионара олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Интернет турда җиңү яулаган укучыларыбыз – Фатыйхова Алия, Шәрәфиева Гөлназ, Галиева Дилбәр, Гарипов Илгиз - Казан федераль университетына татар теле һәм физика фәннәреннән олимпиадага бардылар. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Тәрбия сәгате 29.01.2016

Бүген бездә кунакта – Юртыш авылы мәчетенең имамы Рушан хәзрәт. Ул 1 – 11 сыйныф укучыларына әдәп-әхлак кагыйдәләре турында сөйләде.






