муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
10 март көнне мәктәп күләмендә "Витаминнар - тормыш чыганагы" исеме астында КВН уздырылды. Анда 8 нче сыйныф укучылары катнашты. КВН да ике команда "Яшь биологлар" һәм "Аскорбинкалар" көч сынашты. Ахырдан "Яшь биологлар" 24 балл җыеп җиңү яулады. Котлыйбыз!!! 10.03.2014

-
Концертны егетләрбез бик күңелле итеп оештырганнар. Бигрәктә 3 нче сыйныф укучысы Инсафның җырлый-җырлый биюен тамашачылылар җылы кабул иттеләр. 5 нче сыйныф укучысы Габдулхаев Рәмис бик моңлы итеп җыр сузганда күзләргә яшь килде. 07.03.2014

-
7 нче март көнне мәктәбебездә егетләрдән генә торган концерт уздырылды. Алар барлык хатын-кыз укытучыларны, укучы кызларны котлап һәр класстан чыгышлар ясадылар, Концерт ахырында Нотфуллин Салават искиткеч матур итеп гармунда үзе уйнап җырлавы барыбызны таң калдырды. Кабат-кабат сәхнәгә чакырып, рәхмәтләребезне җиткердек. Безнең Салават киләчәчәктә дә шул сәләтен югалтмыйча, зур сәхнәләргә күтәрелсен иде, Уңышлар телик аңа! 07.03.2014

-
6 март - бәйрәм алды көннәре, Мәктәбебез шау-гөр килеп тора, серле карашлар, елмаюлы йөзләрдән күзләр чагыла. Мөгаен һәр егетнең уе бердер: сыйныфташ кызларга, дусларга, яраткан кызларга нәрсә бүләк итергә, нинди сюрприз ясарга. Бик тиздән - иртәгә без ул сюрпризларны күрәчәкбез дә! Чөнки хөрмәтле хатын-кыз укытучыларыбызны, кадерле кызларыбызны зурлап ир-егетләрдән генә бәйрәм концерты көтәчәк! Егетләр сынатмавыгызны, күңелле яллар оештыруыгызны көтеп калабыз! Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз! 06.03.2014

-
5 нче март көнне Дөбъяз урта мәктәбендә район күләмендә оештырылган мылтыктан ату ярышлары уздырылды. Безнең мәктәптән Шаехова Алсу, Гиниятуллин Алмаз, Сабирова Илүзә, Фатихов Данислар катнашты. Шаехова Алсу 3 нче урынны яулады. Алсу! Җиңүең белән котлыйбыз! Уңышлар! 05.03.2014

-
Бүген мәктәбебездә "Ел укытучысы 2014" конкурсы кысаларында укытучылар ачык дәресләр һәм тәрбия сәгатьләре күрсәттеләр. Барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә үтте. 26.02.2014

-
Югары сыйныф укучылары өчен Тәлгать Салихзянович "День молодого избирателя" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрде. 24.02.2014

-
Бәйрәм уңаеннан егетләребез - булачак ил сакчылары җитезлектә дә көч сынашты. 22.02.2014

-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан барлык ир-егет укытучыларыбызны һәм егетләребезне котлап кызлар искиткеч концерт оештырдылар. Һәрбер класс кызлары үзләренең һөнәләрен күрсәтеп, бик актив катнашты. Бәйрәм белән сезне !!! 21.02.2014

-
20 нче февраль көнне мәктәбебездә Әкият кичәсе гөрләп үтте. 1-7 сыйныф укучылары үзләренең яраткан әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. 20.02.2014







