муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
25 нче, 26 нчы март көнне безнең мәктәптә "Сингапур укулары" оештырылды. Безне РОО бүлегеннән килгән методистлар - Зиннурова Г.И, Юнусова С.Ф., Мингалимова И.И. укыттылар. Әлеге семинар-тренинг дәресләрдә күп төрле методлар, чаралар куллануга юнәлдерелгән иде. Усад, Чернышевка мәктәпләреннән укырга дип килгән педагоглар да бик күп төрле яңа алымнарга өйрәнеп кайтып киттеләр. Якын киләчәктә без алган белемнәребезне гамәлдә куллана башларбыз дип өметләнәбез. 26.03.2014

-
26 март көнне 18 укучы "Биектау" боз сараена тимераякта шуарга бардылар. Алар анда күмәк шууда катнашып, жылы эмоцияләр, уңай энергияләр алып кайттылар. Оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә! 26.03.2014

-
26 март көнне 3 нче сыйныф укучысы Сабирова Инзилә үзенең әти-әнисе белән район күләмендә спорт яратучы гаиләләр арасында оештырылган "Спорт гаиләсе" гаилә эстафетасында катнаштылар. Өстәл теннисы, дартс, шашка ярышы, йөгерү ярышларында гел беренче урыннарда бардылар Нәтиҗәдә Алабуга шәһәрендә уздырылачак гаиләләр эстафетасында катнашачак. Котлыйбыз! Афәрин! 26.03.2014

-
24 март көнне 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән әзерлек БДИ тапшырдылар. Уңышлар телик аларга! 24.03.2014

-
Ура!!! 24.03- 31.03 көннәрендә озын уку чирегеннән соң, кыска гына каникуллар башланды! Укучылар, барыгыз да укуга энергия туплап, зур көч, дәрт белән 1 март көнне укырга киләсез, Ә аңа кадәр сезне төрле мероприятияләр, кызыклы, файдалы чаралар белән каникуллар көтә! 24.03.2014

-
Төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять безнең көннәргә әйләнеп кайтты. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез аны - Нөүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар. Бүген безнең мәктәбебездә дә Нәүрүз бәйрәме үтте. Мәктәп ишегалды балаларның шат тавышыннан, җыр-биюдән гөрләп торды. 22.03.2014

-
Бүген бездә әти-әниләр җыелышы үтте. Җыелышны мәктәп директоры Насруллин Ф.Р. ачып җибәрде, ЕГЭ, ГИА бирү буенча яңалыкларны әйтте, ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 9 нчы сыйныф укучылары алдында Усад училищесы вәкиле чыгыш ясады. Рахимова И.А. "Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар" темасына доклад укыды. Сабирова Г.М. һәм Насруллина Г.Р. 3 нче чирек нәтиҗәләре буена укыту-тәрбия эшләренә йомгак ясадылар. 21.03.2014

-
Бүген 7-8 сыйныф укучылары тарих укытучысы Рахимова И.А. җитәкчелегендә Биектауның туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Безгә тарих дәресләрендә алган белемнәребезне тагын да ныгыту өчен бик файдалы сәяхәт булды, -диделәр укучылар. 13.03.2014

- 13 март көнне башлангыч сыйныф укучылары район башлыгы олимпиадасының 4 нче этабында катнаштылар. Шорт-трек буенча көч сынаштылар.Нәтиҗәләре уңышлы булыр дип өметләнеп калабыз 13.03.2014
-
12 март көнне район күләмендә Габдулла Рахимкулов иҗатына багышланган "Моң чишмәсе" бәйгесе уздырылды. 4 нче сыйныфтан Галимҗанова Ралинә, (җитәкчесе Яруллина Р.М) 2 нче сыйныфтан Галимова Инзилә (Җитәкчесе Сафина Г.Р) катнашты. Икесе дә лаеклы 2 нче урынны яуладылар! Афәрин кызлар! 12.03.2014







