муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18. |
| Телефон: | +7(843)-657-94-31 |
| E-Mail: | Sald.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Альдермышская СОШ" |
| Руководитель: | Шакиров Азат Саматович |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
11 нче апрель көнне Айбаш мәктәбе базасында республика күләмендәге туган як тарихын өйрәнүгә багышланган фестиваль булып узды. Безнең мәктәптән дә бу фестивальдә укучылар актив катнаштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валиева А.З. җитәкчелегендә 11 нче сыйныф укучысы Шарифуллина Энҗе 2 нче урынны яулап кайтты. Молодец, Энҗе! 11.04.2014

-
Бүген мәктәп күләмендә өмә уздырдык. Барлык сыйныф укучылары да өмәдә актив катнашып, мәктәп ишегалдын кардан чистартуга үз өлешен кертте. Молодцы! 09.04.2014

-
Башлангыч сыйныф укучылары быелгы уку елы дәвамында Фархутдинова Эльмира апалары җитәкчелегендә бию түгәрәгенә йөрделәр. Ә бүген алар өйрәнгән биюләрен укытучы апаларына, әти-әниләренә тәкъдим иттеләр. Афәрин, кызлар - егетләр! 09.04.2014

-
7 нче апрель көнне мәктәп күләмендә сәламәтлек көне уздырылды. Бу көн барлык сыйныфлар катнашында иртәнге гимнастика белән башланып китте. Һәрбер сыйныфта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан тәрбия сәгатьләре, тәнәфесләрдә күңелле уеннар, өстәл теннисы ярышлары уздырылды. Көн дәвамында 3 этапта "Күңелле стартлар" уены гөрләп үтте. Бу көн һәркем күтәренке кәеф белән спорт кием белән йөрде. 08.04.2014

-
Бүген укучылар алдында Радик Равилович чыгыш ясады. Ул укучыларга янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, каушап калмаска кирәклеген тагын бер тапкыр аңлатты. Аларга кызыклы сораулар биреп балаларның белемнәрен дә тикшереп алды. 04.04.2014

-
1 нче апрель - 4 нче уку чиреге башланды! Алда безне имтиханнар якынлашуын сиздереп яз килә. Кояш ничек кенә елмаеп карамасын, хәзер бөтен көчне туплап укырга, укырга һәм имтиханнарны уңышлы тапшырырга, тырышырга кирәк! 01.04.2014

-
28 нче 30 нчы март көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Сәламәтлек" программасы нигезендә республика спорт ярышлары уздырылды. Районның данын яклап, безнең мәктәпнең укытучылар гаиләсе - Сабировлар катнашты. Алдагы елларда Сабировлар быел 8 нче сыйныфта укучы кызлары Илүзә белән катнашып, Мамадыш шәһәрендә тәҗрибә туплап, уңышлы гына чыгыш та ясап кайтканнар иде инде. Быел шашка уены буенча 2 нче урынны, дартста 1 урынны, җиңел атлетика, теннис буенча 3 нче, 4 нче урынны яуладылар. Ахырдан нәтиҗәдә ясаганнан соң, 3 нче сыйныфтагы кызлары Инзилә белән Сабировлар командасы призлы -3 урынга чыгалар. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - бу гаиләнең девизына әйләнгән. Аларның олы уллары Илназ да КФУ ның спорт бүлегендә белем ала. Аларның барысына да уңышлар теләп калабыз, уңышлары белән котлыйбыз! 31.03.2014

-
Бүген 8 нче, 10 нчы, 11 нче сыйныф укучылары "Лазертаг Laser Tag Казан" уенына Казан шәһәренә бардылар. Аннан алган кичерешләрне сүз белән генә аңлатып булмас, чөнки монда чын патриотларча уз команданны яклап, армый-талмый йөгерергә, җитез булырга кирәк. Димәк бу уен физик яктан чыныкканнар өчен. Безнең укучыларның берсе дә куркып калмады: сугышчылар киемен киеп алдылар да, ике командага бүленделәр, кулларына автомат алып бер иске бина эченә йөгерделәр, ул бинаны икенче команда камап алып, ату уеннары башланып китте.Урман эченнән дә күп йөгерергә туры килде аларга. Афәрин егетләр, кызлар! Сәламәт тәндә- сәламәт акыл! 30.03.2014

-
28 март көнне китапханәдә "Кошлар көне" уңаеннан кызыклы чара уздырылды. Анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты 28.03.2014

-
25 нче, 26 нчы, 27 нче март көннәрендә 9 нчы сыйныф укучылары район күләмендә оештырылган ззерлек имтиханнарында катнашты. Рус теленнән, математикадан, татар теленнән алар көч сынаштылар. Нәтиҗәләрен көтеп калабыз, Уңышлар аларга! 27.03.2014







