Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 3 А |
| Телефон: | +7(843)-605-26-12 |
| E-Mail: | Sszr.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ-Старозюринская СОШ |
| Руководитель: | Хамидуллина Сайлан Нагимовна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 75 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 24 педагогических работников |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Старозюринская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210
-
«Мин күкне сайлыйм» 19.08.2013

17 август көнне, мәктәпнең бер төркем укучысы һәм укытучылар Биектау районы Коркачык аэродромында үткәрелгән «Мин күкне сайлыйм» дип аталган авиация бәйрәмендә катнашты. Укучылар әлеге бәйрәмне бик ошатып, матур хатирәләр белән кайттылар.
-
Секция утырышларына әзерлек 15.08.2013

Уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Озакламый фәннәр буенча секция утырышлары башлана. Бүгенге көндә, укытучылар әлеге утырышларда эш тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгышлар ясарга әзерләнәләр
-
Конкурста катнаштык 05.08.2013

Иске Җөри урта мәктәбе Татарстан республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «Яңа уку елына әзер мәктәп» конкурсында катнашты. 2 август көнне, мәртәбәле комиссия тарафыннан, мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде.
-
Ял һәм хезмәтне чиратлаштырып...
05.07.2013
26 июньнән 13 июльгә кадәр мәктәптә ял һәм хезмәт лагере оешты. Шулай итеп укучыларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү белән беррәттән тәрбиячеләр тарафыннан оештырылган төрле уен-конкурсларда катнашып ял да итәләр.
-
Аерылыр чак җитте...
25.06.2013
24 июнь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булып үтте. Мәктәбебезнең 10 укучысы кулларына өлгергәнлек аттестаты алды. 3 укучыбыз укуда ирешкән уңышлары өчен көмеш медальгә ия булдылар. Укучыларыбызга алдагы тормышларында зур уңышлар телибез. Барасы юллары тигез, туры һәм якты булсын!
-
Күңелле ял итәләр.
15.06.2013
Укулар тәмамлануга карамастан мәктәптә балалар тавышы тынып тормый. 3 июньнән башланып киткән мәктәп яны сәламәтләндерү лагерендә 25 бала ял итә. Аларның һәр көне бик күңелле үтә. Төрле конкурслар һәм ачык һавада хәрәкәтле уеннар оештырыла. Лагерь 23 июнь көнне тәмамлана.
-
IT-чемпион 05.06.2013

IT чемпион конкурсы нәтиҗәләре буенча, 10 класс укучысы Иргалиев Фирзәр район буенча беренче урынны яулады. 1 июнь көнне, Казан шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Фирзәр төп призны алып кайтты. Укучыбызны әлеге зур җиңүе белән тәбрик итәбез.
-
Экскурсияләр
28.05.2013
25 майдан алып 31 майга кадәр, мәктәпнең 2-4 класс укучылары өчен экскурсияләр башланды. Укучылар болынга, елга буена, алма бакчасына, чишмә буена баралар. Алар бу чара вакытында күңел ачу белән берлектә, ел дәвамында укыган фәннәрне табигать белән бәйләп ныгыталар, елга, болын, чишмәләрне чистарталар, экологик проблемаларны өйрәнәләр, табигать сакчылары булырга әзерләнәләр.
-
Соңгы звонок бәйрәме-13 25.05.2013

Бүген безнең мәктәптә бәйрәм – Соңгы звонок бәйрәме. Менә тагын 10 укучыбыз мәктәпне тәмамлады. Мәктәп үзенең балаларын читкә очыра. Укучыларыбызна дәʏләт имтиханнарын тапшыруда уӊышлар телибез!
Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем,
Тәүге башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем....
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киңлекләргә очабыз.
Хәерле юл безгә! Куллар болгап
Безне менә озатып каласыз.
-
«Сәламәтлеккә юл» 21.05.2013

Узган атнада Теләченеӊ «Батыр» спорт комплексында, «Сәламәтлеккә юл» программасын тормышка ашыру юнәлешендә, укучылар арасында район спорт ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда безнеӊ мәктәп укучылары да актив катнашты. 2 класс укучысы Галиуллин Әнәс һәм 3 класс укучысы Давлетшина Айзиләләр призлы урыннар алдылар. Аларны тәбрик итәбез, киләчәктә дә уӊышлар телибез.












