муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников/107 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Сак булыгыз, юка боз! 23.03.2023

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә су объектларында куркынычсызлык чаралары кысаларында тәрбияләнүчеләр белән " Сак булыгыз, юка боз!» дигән шөгыйль үткәрелде.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2023

Теләче 3нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды.
Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә.
-
“Ел тәрбиячесе – 2023” һөнәри бәйгесенең республика туры 16.03.2023

16 март көнне Казан шәһәре Яңа Савин районының “360нчы башлынгыч гимназия” автономияле гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә республика күләм “Ел тәрбиячесе – 2023” һөнәри бәйгесе үтте. Безнең Теләче 3нче балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Сафина Р.К. катнашты.
-
"Созвездие-Йөлдызлык-2023" 15.03.2023

Бүген безнең тәрбияләнүчеләр Атнә районында узучы "Созвездие-Йөлдызлык-2023" эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында катнаша.
-
Республика күләм бәйгедә катнашу 14.03.2023

14 март көнне Казанда “Ел тәрбиячесе-2023” бәйгесенең республика этабы уза. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Сафина Р.К. катнаша.
-
ЮИД лар хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган чара 09.03.2023

ЮИД лар хәрәкәтенең 50 еллыгын бәйрәм итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында МБДОУ-Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «ЮИД белән очрашу» чарасы узды.
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! 07.03.2023

Сөйкемле әниләр, назлы әбиләр, газиз сабыйлар! Сезне бүген барыгызны да ямьле бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Ихлас күңелебездән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калабыз. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын!Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
-
Район балалар китапханәсендә 03.03.2023

3 март көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар район балалар китапханәсендә булдылар, алар өчен укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, бөек һәм талантлы балалар язучысы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Сказочные уроки Константина Дмитриевича Ушинского» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды.
-
8 Март бәйрәме алдыннан 02.03.2023

8 Март бәйрәме алдыннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында "Теремок", «Өч кыз», «Куян кызы» әкиятләре буенча театральләштерелгән тамашалар узды.
-
Котлыйбыз! 01.03.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Шәймәрданова А. «Безгә бу дөнья васыять итеп калдырылган” дип аталган төбәкара патриотик җыр һәм шигырьләр фестивалендә катнашты һәм 3-е дәрәҗәле дипломга лаек булды. Котлыйбыз!!!







