муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников/107 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
«World Skills Tuliachi-2023» 14.04.2023

14 апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында «World Skills Tuliachi-2023» ярышлары үтте. Безнең балалар бакчасыннан "Пешекче эше - ресторан сервисы" компетенциясендә зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре Галләмова З. С., Фәтхуллина С. А. (тәрбиячесе Биккинина Р. Р.), мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шәймәрданова А. А., Хафизов А. Ф. (укытучы-логопед Шәймәрданова М. Н., тәрбиячесе Хафизова А. Р.), “Декоратив-гамәли сәнгать» компетенциясендә Рудина Е. А. (тәрбиячесе Ибраһимова А. Р.) катнаштылар.Тәрбияләнүчеләр төрле тәмле ризыклар һәм аш-су эшендә белемнәре, шулай ук матур композицияләре белән сөендерделәр. Барлык катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр!
-
Татарстанда татар телендә язылган элмә такталарда һәм табличкаларда хаталарны ачыклау буенча бәйге уза 13.04.2023

Татар телендәге элмә такталарда һәм мәгълүмати табличкаларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү бәйгесенә барыбыз да кушыла ала. 1-нче сентябрьгә кадәр уза торган бәйге Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кешесе катнаша алачак.
-
Өмә 12.04.2023

Экологик икеайлык кысаларында бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы өмәгә чыкты . Аның барышында балалар бакчасы педагоглары йөрү участокларын җыештырдылар.
-
Район күләм семинар үзды 12.04.2023

12нче апрель көнне квалификация күтәрү курслары кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында, районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Балалар бакчасы педагогларының эмоциональ януын профилактикалау" дигән темасына район күләм семинар булып узды.
-
12 апрель-Космонавтика көне 11.04.2023

Космонавтика Көне-12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Безнең балалар бакчасында гадәттәгечә "Космос" көне уза. Бүген тәрбияләнүчеләр Космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясадылар.
-
"Асылташлар" бәйгесе 07.04.2023

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында бүген 7 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды.
-
Экологик икеайлык кысаларында 04.04.2023

Экологик икеайлык кысаларында бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы язгы өмәгә чыкты.
-
«Һәр сыерчыкның үз оясы» 30.03.2023

Бүген «Батыр» спорткомплексында «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге үткәргән «Һәр сыерчыкның үз оясы» дип исемләнгән район бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар да әлеге бәйгедә актив катнаштылар, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез, бәйгедә җиңеп өченче дәрәҗәле дипломга лаек булган тәрбияче Хабирова Ф.Ф. чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Суган утырттылар 28.03.2023

Балаларны экологик тәрбияләүдә практик, тикшеренү эшчәнлеге зур роль уйный. Баланың үсешенә әйләнә-тирә дөньяның йогынтысы бик зур. Бүген зурлар төркем тәрбияләнүчеләре тәрбияче Ибраһимова А.Р. белән бергә суган утырттылар.
-
Коллегабызны котлыйбыз!!! 27.03.2023

2023 елның 24 мартында Казан шәһәренең «Әкият» театрында «Ел тәрбиячесе-2023» республика һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Сафина Р.К. барлык сынауларны уңышлы узып, катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.







