муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Көз бәйрәме 24.10.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Көз бәйрәме узды.
-
Күргәзмә 19.10.2023

18 октябрь көнне Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы кысаларында Теләче районы мәдәният көне узды. Әлеге чарада Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы «Милләтләр дуслыгы»күргәзмәсен тәкъдим итте.
-
“Татарча диктант” акциясендә катнашу 13.10.2023

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагоглары бүген «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнаштылар. Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән иде.
-
Әтиләр көне! 13.10.2023

2023 елның 15 октябрендә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Балалар бакчасы коллективы әтиләребезне котлый, алар белән горурлана, аларга бәхет һәм сәламәтлек тели!
-
Безнең казанышлар 13.10.2023

Бүген район хакимиятенең актлар залында предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча узган смотр-конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Шулар арасында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы икенче дәрәҗәле дипломга лаек булды.
-
Выставка "Дары осени" 11.10.2023

Бүген район мәдәният йорты фойесында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре, Теләче 1,2 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә, бәйрәм чарасы-Авыл хуҗалыгы көненә багышланган "Көз бүләкләре" күргәзмәсен оештырдылар.
-
Район газетасына язылу 10.10.2023

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы “Теләче” район газетасына язылуда активлардан булып тора.
-
Тантаналы чара !!! 04.10.2023

3 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара булып узды. Педагогларга авыр хезмәтләре, иҗади карашлары, профессионализмнары һәм балалар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр. Иң яхшы педагогларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының, Теләче районы администрациясенең, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең педагогларыбыз: Минһаҗева Г. Р., Биккинина Р. Р., Хабирова Ф. Ф. бар иде. Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләр белән чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Бөтен дөньяда өлкәннәр көне 29.09.2023

Беренче октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без әби - бабаларыбызны хөрмәтлибез. Өлкәннәр көнен балалар бакчасында билгеләп үтү бик мөһим, чөнки бу бәйрәм-балаларда өлкән буынга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен өстәмә мөмкинлек. Өлкәннәр көне уңаеннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында концерт программасы әзерләнде.
-
Мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне уңаеннан 28.09.2023

28 сентябрьдә Казанның «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге тантанада безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хаҗинурова Г.Р. да бүләкләнде. Коллегабызны котлыйбыз!!!







