муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников/107 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 20.02.2024

Гаилә елы һәм патриотик тәрбия бирү кысаларында Теләченең 3нче балалар бакчасында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә әтиләр белән бергә спорт ярышы үткәрелде.
-
Осталык дәресләрендә катнаштылар 19.02.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге төркеменә йөрүче Фатхуллина С.А., Рафикова С.Л. (җитәкчеләре Мингазова Г.Р., Ибрагимова А.Р.) Казан дәүләт мәдәният институтының хореография факультеты профессоры Раилә Гарипова, «Созвездие-Йолдызлык » театрының әйдәп баручы актеры, режиссер Искәндәр Нуризянов катнашында район мәдәният йортында узган осталык дәресләрендә катнаштылар.
-
«Күңелле стартлар» 16.02.2024

Бүген, 16 февральдә, «Батыр» спорт комплексында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» шау-шулы һәм күңелле узды. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Ибраһимова А.Р.., Шакирова Г. И., Мингазова Г.Р.,Саетова Д.Р.) 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз, афәрин!
-
Акция " Безнекеләргә ярдәм итик! 16.02.2024

Акциядә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре катнашты. Гуманитар ярдәм безнең батыр якташларыбызга тапшырылачак. Бу акция безнең һәрберебезгә сугышчыларыбызның көнкүрешен бераз булса да уңайлырак итәргә ярдәм итәбез дигән фикер калдыра.
-
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган бәйрәм 15.02.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен үткәрү бер матур традициягә әверелде. Ел саен балаларыбыз аның шигырьләрен, җырларын бик яратып өйрәнәләр, әдәби әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Быел да тырыштык- матур бәйрәм үткәрдек.
-
Всероссийская акция "Письмо солдату" 15.02.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкәчә яштәге төркем тәрбияләнүчеләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
-
“Шаян ТВ” каналыннан “Күчтәнәч” тапшырыун карарга чакырабыз 13.02.2024

Хормәтле райондашлар, сезне 14 февраль көнне 11:45,19:45 сәг. “Шаян ТВ” каналыннан “Күчтәнәч” тапшырыун карарга чакырабыз . Әлеге тапшуруда безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнаша, карамый калмагыз.
-
“Алдынгылар хәрәкәте” символы Барсик белән 08.02.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге төркеме балалары “Алдынгылар хәрәкәте” символы Барсик белән бергә «Яшь геройлар батырлыгы»темасын ачтылар. Балалар Советлар Союзының яшь геройлары Леня Голиков, Марат Казей , Вали Котик һ .б. батырлыклары белән таныштылар. Хикәяләр укыдылар, презентация карадылар, рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрделәр.
-
Бүген Россия фәне көне билгеләп үтелә 08.02.2024

Россия Фән көнен үткәрү максаты балаларда танып белү активлыгын, кызыксынучанлыкны, үз-үзеңне танып белүгә һәм уйлануга омтылуны үстерүгә ярдәм итү.
-
Янгын куркынычсызлыгы 06.02.2024

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү – балалар бакчасында тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше, аларны ата-ана да,тәрбиячеләр дә белергә тиеш.







