Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | S.Bashskaya.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 36 учеников и 6 воспитанников дошкольной группы / 43 укучы һәм 6 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 15 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы / 15 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 ( 309 ) 310 >>
-
Татар теле көннәре 21.02.2014

Татар теле көннәре бик уңышлы уза.Укучылар дәресләрдә " Туган телем- иркә гөлем" , " Иң татлы тел- туган тел" темасына иншалар яздылар. Туган телгә багышланган шигырьләрне яттан сөләттеләр. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Авылым даны 21.02.2014

Саклау- Баш урта мәктәбендә укучылар тырышып укыйлар, конкурслдарда катнашалар.8 нче класс укучысы Нуриев Алмаз Мөслим лицеендә инглиз теленнән үткәрелгән " Авылым даны" дип аталган фәнни- гамәли конференциядә I нче урынны алды.
-
Татар теле көннәре 21.02.2014

" Туган телем- иркә гөлем" дип аталган дәрестә 6 нчы класс укучылары, сан төркемчәләренән файдаланып, мәктәп һәм гаиләләре турында матур итеп сөйләделәр. Бу дәресне татар теле укытучысы Альфира Биҗановна үткәрде. Очколарны санаганнан соң, җиңүчеләр билгеләнде. Дәрес бик җанлы узды.
-
Замечательный вожатый 21.02.2014

Безең Саклау- Баш урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы Сабирова Илүзә район күләмендә уздырылган " Замечательный вожатый" конкурсында катнашып, грамота белән бүләкләнде.
-
Татар теле көннәре 20.02.2014

" Татар телен зурлау бәйрәме көннәрендә" "Серле татар дөньясы" интеллектуаль уенында 5 нче класс укучылары халык авыз иҗаты әсәрләрен яхшы белделәр. Бу чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗановна оештырды. Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
М. Җәлил туган көн 20.02.2014

Мәктәптә Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсы дәвам итә. Чарада 7- 8 класс укучылары катнаштылар. Укучылар зур кызыксыну белән Муса Җәлил поэмаларын яттан өйрәнделәр. Кичә бик эчтәлекле узды.
-
Курчак театры 20.02.2014

Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш иҗатына багышлап, 6 класс укучылары " Койрыклар" әкиятен сәхнәләштереп, курчак театры күрсәттеләр. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Гөлүзә Әзгәмовна оештырган. Күчтәнәч тапшыруыннан бер дә ким булмады.
-
Учитель года- 2014 19.02.2014

Саклау- Баш мәктәбенең югары категорияле укытучысы Сахапова Ризада Гомәровна районда уздырылган " Учитель года- 2014" конкурсында катнашты. Шушы конкурсның 3 турында җиңүчеләр рәтендә барып, V урынга чыкты. Ризада Гомәровна! Сезне шушы уңышларга ирешүегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә сәламәтлек, гаилә бәхете, тагын да зуррак җиңүләргә ирешүегезне телибез
-
Хәрби- патриотик айлык 18.02.2014

Хәрби- патриотик айлык буенча бик күп эшләр эшләнде, чаралар уздырылды. Мәктәптә һәр көнне диярлек спорт ярышлары уза. Укучылар бу ярышларга теләп катнашалар. Чараларны физькультура укытучысы Хаков Басыйр Фәйзелхакович үткәрә.
-
Әлифба бәйрәме 18.02.2014

Бүген безнең мәктәптә 1 нче класс укучыларының иң күркәм бәйрәме "Әлифба бәйрәме" узды. 4 бөртек кенә булсалар да, өйрәнгән һөнәрләре санап бетергесез, әйтерсең артистлар килгәннәр. Аларны шушы олы җиңүләре белән котлыйбыз. Тырыш, сәламәт балалар булып үсүләрен телибез.
Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме!
Рәхим ит, түрдән уз
Әлифба бәйрәме









