Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | S.Bashskaya.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 36 учеников и 6 воспитанников дошкольной группы / 43 укучы һәм 6 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 15 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы / 15 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 ( 308 ) 309 310 >>
-
Межрегиональная универсиада 01.03.2014

8 нче класс укучысы Нуриев Алмаз КФУ ның Алабуга институтында инглиз теленнән универсиадада катнашып, сертификатка лаек булды.
-
Музей 01.03.2014

КФУ ның Алабуга институтында музейда булдык. Институтның килеп чыгышы, укыган укучылыр, эшләгән укытучылар һәм бик күп мәгълүматләр белдек. Башка истәлекле урыннарда йөрдек
-
Ветеран 26.02.2014

Җиңү көне якынаю һәм 23 февраль көне уңаеннан сугыш ветераннарын котларга бардык. Хәлилов Мисхәт бабай Гөлдәния Хайруллинаның әнисе Фәния апа белән яши. Аларда кунакта булдык, Мисхәт бабайны котладык, фотолар карадык, сөйләшеп утырдык.
-
Ветеран 26.02.2014

Сугыш ветераннарыбыз өч кенә бөртек калды. Мәктәп коллективы аларның хәлләрен һәрвакыт белешеп, ярдәм итеп тора. Җиңү бәйрәме якынлашу, 23 февраль һәм 4 нче мартта туган көне җитү уңаеннан Солтанов Гәбдерәкыйп бабайларда булып кайттык. Сәламәтлеге мактанырлык булмаса да, яныбызга утыртып, фотога төшереп алдык. Аның урынына янында яшәүче кызы сөйләде. Шушы тыныч, рәхәт тормышта тагын да озаграк яшәүләрен телибез.
-
Аҗаган 26.02.2014

Хәрби- патриотик айлык үз эшен дәвам итә. Бүген безнең мәктәптә 5- 11 класслар катнашында " Аҗаган" уены узды. Мәктәп ике командага бүленде, командирлар маршировка үткәрделәр. Һәр отряд үз байрагын эзләп тапты һәм ярышлар башланды. Бу хәрби өйрәтүләр уенын мәктәпнең физкультура һәм ОБЖ укытучысы Хаков Басыйр Файзелхакович әзерләде һәм уздырды.
-
Ветеран 26.02.2014

Безнең Саклау- Баш авылында 3 сугыш ветераны яши. Мәктәп коллективы бабайларга һәрвакыт ярдәм итеп тора: шефлык билгеләнгән, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә искә алып торалар.. Хәкимуллин Мирсәеф бабай 20 ноябрьдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Мирсәеф бабайны район җитәкчеләре белән берлектә мәктәп коллективы да котлады. Җиңү көне якынаю уңаеннан һәм 23 февраль бәйрәменә ветераннарыбызны тагын бер кат котларга бардык.
-
Бантиклар көне 25.02.2014

Бүген мәктәптә " Бантиклар көне" үтте. Бәйрәмдә озайтылган көн группасына йөрүче балалар катнашты. Оештыручысы группа җитәкчесе Гайсина Ф. М.
-
Ватанны саклаучылар көне 24.02.2014

Бүген Саклау- Баш урта мәктәбе кызлары малайларны, егетләрне котлап , концерт куйдылар. Бик күңелле булды.
-
Ремонт 24.02.2014

Мәктәбебездә көтеп алынган ремонт эшләре башланды. Ике көн алдан тәрәзәләр кайта башлаган иде, бүген тиз арада куя да башладылар. Мәктәп матур, җылы булсын өчен без дә кулыбыздан килгән кадәр булышачакбыз.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2014

"Ватанны саклаучылар көне" безнең мәктәптә зур әзерлек белән үтте. Коллективта эшләүче ир- егетләрне тәбрикләгәннән соң, бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Хөрмәтле ир- егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.









