Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | S.Bashskaya.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 26 учеников и 7 воспитанников дошкольной группы / 26 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы / 12 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 311 ) 312 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Химия- биология атналыгы 14.02.2014

Химия- биология атналыгы үзенең соңгы соңгы ноктасына җитте. Бүген атналыкны тәмамлап, 8- 11 нче класс укучылары ике командага бүленеп, КВН уздырдылар. Бәйге "Реторта" командасының җиңүе белән тәмамланды, ә "Катион" командасы үзенең көндәшеннән азга гына калышты. Атналык бик күңелле үтте, химия-биология укытучысы Әлфия Вәдүтовнага зур рәхмәт.
-
Химия-биология атналыгы 13.02.2014

Химия- биология атналыгы үз эшен дәвам итә. Укучылар үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп, "Яшь химик" стена газеталары чыгарып элделәр.
-
Химия- биология атналыгы 13.02.2014

Әлфия Вәдүтовна уздырган чараларны карап, үзебез дә химиклар булып бетәбез инде. Ул үткәргән һәр чара кызыклы, мавыктыргыч . Бүлмә гөлләре "химиягә" каршы.Сабын. Химия һәм косметика. Бүгенге тамаша карап утыручылар өчен бик кызыклы һәм кирәкле булды.
-
Сталинград 13.02.2014

Бүген район кино челтәренннән килеп "Сталинград" киносын күрсәтеп киттеләр. Шундый эчтәлекле кино күрсәткәннәре өчен бик зур рәхмәт әйтәсебез килә.
-
"Сәламәтлек- зур байлык" 13.02.2014

"Здоровый ребенок- в здоровой семье" исеме астында мәктәбебездә сәламәтлек дәресләре узды. Һәрбер класста класс сәгатьләре, төрле чаралар үткәрелде. Волейбол, чаңгы ярышлары, "Күңелле старт" уеннары уздырылды.
-
Химия- биология атналыгы 12.02.2014

Безнең мәктәптә химия- биология атналыгы үз эшен дәвам итә. Бүген Әлфия Вәдүтовна югары класс укучылары белән химия фәненнән аукцион уздырды. Укучылар бик теләп катнашты, Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде, призлар тапшырылды.
-
Химия- биология атналыгы 11.02.2014

Хуҗалыкларда 5- 6 ай урак өсте булса, мәктәптә урак өсте ел буена сузыла. Безнең укытучыларыбыз бик тырышлар. Ай саен мәктәбебездә атналыклар үтә. Бу атнада химия- биология атналыгы. Укытучы Әлфия Вәдүтовна үз эшенең остасы. Һәрбер көне үткәрәсе чараларга бүленгән. Бүген югары класс укучылары галим булып, үзләренең ачышлары турында чыгыш ясадылар.
-
Ярминкә 07.02.2014

7 нче февраль көнне мәктәптә ярминкә үтте. Ярминкә бик җанлы булды, анда бик күп тәмле ризыклар, тегелгән - чигелгән әйберләр, кулдан ясалган көндәлек җиһазлар бар иде. Сатуга куелган барлык әйбер сатылып бетте.
-
Отчет җыелышы 07.02.2014

Район буенча авыл җирлекләрендә 2013 ел өчен отчет җыелышлары уза. Аның чираттагысы 7 нче февраль көнне Саклау- Баш авыл җирлегендә булды. Мәктәп укучылары һәм укытучылары ярдәмендә кул эшләре күргәзмәсе һәм ярминкә оештырылды.
-
Саклау- Баш сандугачы 06.02.2014

Безнең Саклау- Баш урта мәктәбе укучылары уздырылган ярышларда, конкурсларда бик теләп катнашалар. 6 нчы февраль Мөслимдә талантлы балаларның " Йолдызлык- 2014" район фестивалендә вокал- соло номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеме яулаганы өчен 3 нче класс укучысы Габдуллина Динә Ильшатовна диплом белән бүләкләнде.









