Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | S.Bashskaya.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 26 учеников и 7 воспитанников дошкольной группы / 26 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы / 12 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
-
Кызлар малайларга каршы 24.02.2016

Бүген озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Гайсина Фәүзия Марсель кызы кызлар һәм малайлар арасында пионербол ярышы уздырды. Малайлар төркеме кызлар төркемен җиңде. Иң шәп уйнаучы малай - Миннуллин Камил, иң шәп уйнаучы кыз - Марданова Назгөл дип билгеләнде.
-
Язмышларга буйсынмас җаннар 24.02.2016

Мәктәбебездә татар теле атналыгы дәвам итә. Зарипова Зөлфия Флер кызы укучыларыбызга "Язмышларга буйсынмас җаннар" дигән бик матур чара күрсәтте. Авыр язмышка дучар булган, гомерләрен урын өстендә яисә инвалид коляскасында үткәрүче шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар арасында Фатих Әмирхан, Кәүсәрия Шафикова, Рәфис Мөхәммәтдинов, Гакыйль Сәгыйров, Фәнис Яруллин турында видеоязмалар карадык, аларның сүзләренә иҗат ителгән җырлар тыңладык. Укучылар аларның шигырьләрен сөйләделәр. Бүгенге батырлык, "Тыныч көндәге батырлык" дигәндә, без язмышның, каты сынауларын җиңеп чыга алырдай, көчле ихтыярлы, изге җанлы шәхесләребезне күз алдына китерәбез. Зөлфия Флер кызы безгә барыбызга да тормыш сынауларына сыгылмаска, көчле рухлы шәхес булып калырга өндәде.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2016

Бүген безнең мәктәбебездә "23 февраль - Ватанны саклаучылар көне" белән кадерле ир-егетләребезне һәм хөрмәтле укытучы абыйларыбызны котлап, кызлар концерт куйдылар. Без аларга алдагы тормышларында куаныч-шатлыклар, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр теләп калабыз! Киләсе көннәрегез аяз, барасы юлларыгыз якты булсын!
-
Туган тел көне 22.02.2016

Бүген мәктәбебездә "Туган тел көне"н билгеләп үттек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗан кызы туган телебезне кадерләргә, онытмаска, сакларга өндәде. Укучылар татар теле турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын укучылар да, укытучылар да аягүрә басып башкардылар. Без - Тукай оныклары! Безнең туган телебез - татар теле! Без шуның белән горурланабыз!
-
Аҗаган - 2016 20.02.2016

Бүген мәктәбебездә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хаков Басыйр Фәйзелхак улы җитәкчелегендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены булып узды. Укучылар үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, көчләрен күрсәттеләр.
-
Телен белгән ил ачар 19.02.2016

Бүген безнең укучыларыбыз авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре белән "Тел көне"н билгеләп үттеләр. Алар татар халкыбызның милли "Исем кушу" йоласын сәхнәләштерделәр, ике командага бүленеп, үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. "Әллүки" командасы 33 кә 30 белән "Балачак" командасын җиңеп чыкты.
-
Чаңгы ярышлары 18.02.2016

Бүген мәктәбебездә чаңгы ярышлары бик күңелле узды. 5-11 сыйныф укучылары чаңгы юлларында үзләренең тизлекләре, җитезлекләре белән күпләрне шаккаттырдылар. Физкультура укытучысы Хаков Басыйр Фәйзелхак улы җиңүчеләрне грамоталар белән бүләкләде.
-
Афзал Шамов иҗаты 17.02.2016

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Гөлүзә Әзһәм кызы "Афзал Шамовның хикәяләрендә ватанпәрвәрлек һәм кешелеклелек сыйфатлары ачылу" дигән темага виртуаль музейга сәяхәт оештырды. Афзал Шамов - татар әдәбиятында оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" әсәреннән укучыларыбыз сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр, күргәзмә карадылар.
-
Без баскетболны яратабыз 16.02.2016

Безнең мәктәбебездә бүген 7-8 сыйныф укучылары арасында баскетбол ярышлары булды. Аны физкультура укытучысы Хаков Басыйр Фәйзелхак улы үткәрде.
-
Патриот шагыйрь 15.02.2016

Китапханәчебез Фатыйхова Фәнисә Гафурҗан кызы башлангыч сыйныф укучыларына Муса Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты турында сөйләп, күңелнең иң түренә үтеп керде. Укучылар герой шагыйрь турында презентацияләр карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.









