Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | S.Bashskaya.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 26 учеников и 7 воспитанников дошкольной группы / 26 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы / 12 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Апрель юбилярлары 18.04.2016

Китапханәчебез Фатыхова Фаниса Гафурьяновна һәрдаим шагыйрьләрнең, язучыларның туган көннәрен искә алып тора. Бу юлы да апрель аенда туган шагыйрь, язучы - юбилярлар турында стенд ясады.
-
Өмә 16.04.2016

"МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе кысаларында мәктәбебез мәрхәмәтлелек атнасын ачып җибәрде. Бүген мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бик тырыш. Алар мәктәп территориясен чистарттылар, себерделәр, бакчада түтәлләр ясап, яшелчә орлыкларын утырттылар. Мәктәбебез тагы да матурланып китте. Девизыбыз: "Эшлә. Өйрән. Бүлеш. Үзгәр."
-
Семинар-тренинг 16.04.2016

Учительница начальных классов Фаррахетдинова Лейсан Тагировна получила приняла участие в семинаре-тренинге, напрвленном на практическое применение с детьми 7-11 лет мультикомпонентной программы профилактики нарушенных форм адаптации "Корабль".
-
Бик күп илләр, бик күп җирләр... 15.04.2016

Бүген безнең мәктәбебездә география атналыгы кысаларында Рахимова Гөлүзә Әзһәм кызы 6-11 сыйныфлар белән "Бик күп илләр, бик күп җирләр..." дигән темага бик матур чара күрсәтте. Укучылар төрле илләр турында плакатлар, презентацияләр, шул халыкларның көйләренә биюләр күрсәттеләр.
-
Теннис ярышы 14.04.2016

Бүген Сарман гимназиясендә мәктәп укытучылары арасында теннис ярышы булды. Безнең укытучыларыбыз: Хаков Б.Ф., Нәҗметдинов Ш.Ш., Иванова Л.К., Миннуллина А.А. үзләрен сынатмадылар, бик матур уен күрсәттеләр.
-
Космонавтика көне 12.04.2016

Бүген мәктәбебездә космонавтика көнен билгеләп үттек. Муртазин Г.М. укучыларга галәм турында, космоска беренче очучы турында сөйләде, ә 4 нче сыйныф укучылары ракеталар ясап килделәр.
-
Директорлар семинары 11.04.2016

Бүген мәктәбебезгә зур кунаклар килделәр. Ютазы, Теләче һәм Алабуга районнарыннан мәктәп директорлары безнең мәктәбебез белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар, кече педсоветта булдылар, мәктәбебезнең профориентация юнәлешенең ничек алып барылуы турында презентация карадылар. Килгән кунакларыбыз бик кәнәгать булып киттеләр.
-
КВН 09.04.2016

Бүген Сарман мәдәният йортында КВН ярышы булды. Анда безнең мәктәп командасы да катнашып, бик матур чыгыш күрсәтте. Нурияхметова Айзилә "Иң шәп актриса" номинациясендә грамота белән бүләкләнде.
-
Ачык класс сәгате 08.04.2016

Рахимова Гөлүзә Әзһәм кызы 9 нчы сыйныф укучылары белән "Һөнәр сайлау - җаваплы эш" дигән темага ачык класс сәгате үткәрде. Төрле бәйгеләр, ситуацияләр чишү, профессионаграммалар, анкеталар белән үрелеп барган бу чара укучыларга үз юлларын дөрес сайлауда һөнәри этәргеч булды.
-
Мы готовы к ГТО 07.04.2016

Сегодня в нашей школе прошла всероссийская акция "Мы готовы к ГТО". В этой акции приняли участие все ученики и учителя школы. В рамках этой акции были проведены конкурс рисунков и стенгазет, уроки по истории Комплекса ГТО, спортивный праздник с включением пробной сдачи нормативов испытаний Комплекса ГТО.









