Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Валиев Фандас Анасович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Кыш бабай призына волейбол ярышлары 24.12.2013

Илексаз мәктәбендә Кыш бабай призына волейбол ярышлары булды. Анда берничә команда көч сынашты. Ярышлар бик мавыктыргыч үтте.
-
Хуш киләсең яңа ел!
23.12.2013
Яңа елга укучыларыбыз кар сыннары ясап,буяп куйды.
-
Укучыларны яңа сынау көтә! 19.12.2013

9 сыйныф укучыларның теләгәннәре бүген татар теленнән ДЙА тапшырып карадылар.
-
Уңышларыбыз
18.12.2013
Татар әдәбияты буенча муниципаль олимпиадада җиңүче булган Салахова Ландышны (IX сыйныф, укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы) котлыйбыз.
-
Мониторинг тикшерү
18.12.2013
Декабрь ае мәктәп укучылары өчен кызу “ урак өсте”нә әйләнде. Алар 13, 14, 16, 18 нчы декабрь көннәрендә математика, рус теле, физика, татар теле, тарих һ.б. фәннәрдән мониторинг – тикшерү уздылар. Һәр укучы эшен компьютерда башкарды.
-
Уңышларыбыз
17.12.2013
Татар теле буенча муниципаль олимпиадада призлы урын алган Зәйнуллина Миләүшәне (IX сыйныф, укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы) котлыйбыз.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 16.12.2013

Китап сөючеләр дуслар Илексаз авылы китапханәсенә экскурсия белән бардылар. Китапханәче Закирова Әлфия апа аларга китапханә тарихын сөйләде, кемнәр эшләп киткәнлеге белән таныштырды. Шулай ук яңа кайткан китапларга күзәтү дә ясадылар.
-
Контроль эшләр башланды 16.12.2013

I яртыеллык өчен 2-9 сыйныфларда контроль эшләр башланды. Белемнәр приказ белән расланган текстлар буенча күп фәннән төрле формада тикшерелә.
-
"Конституция көне" 12.12.2013

12 декабрь көнне Россия Конституциясен кабул итүгә 20 ел булды. Бу көнне, мәктәбебездә Конституция көненә багышланган информацион-дәрес булды. Аны тарих фәне укытучысы Хисаметдинова Азия Әхәт кызы уздырды.
-
"Ватаныбыз геройларын искә алу көне" 09.12.2013

“Ватаныбыз геройларын искә алу көне” уңаеннан Илексаз мәктәбендә ачык класс сәгате узды. Аны тарих фәне укытучысы Хисаметдинова Азия Әхәт кызы үткәрде. "Герой - пионерлар" исемле бу ачк класстан тыш чара балаларга ошады: презентация эшләделәр, "Бу геройны беләсеңме?" темасына тест та чиштеләр. Чара бик эчтәлекле үтте.











