Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Зарница 18.02.2016

23 февраль уңаеннан безнең бакчада "Аҗаган" уены мәктәпкә әзерлек төркеме белән оештырылды. Балаларга уен бик ошады, алар кәнагәт калдылар.
-
Лыжня России 12.02.2016

"Россиянең чаңгы юллары" яки Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы, традиция буенча, һәр елның февраль аенда үткәрелә. Аның кысаларында республикабызда "Татарстанның чаңгы юллары" Бөтенроссия чаңгы ярышлары оештырылды.Безнең балалар бакчасыннан физкультура инстркуторы Арефьева Римма Хәниф кызы катнашты.
-
"Ел тәрбиячесе - 2016" 12.02.2016

Бүген "Сандугач" балалар бачасында "Ел тәрбиячесе -2016" узды. Анда районның иң булган 9 тәрбиячесе көч сынады. Безнең бакчадан Хаертдинова Гөлназ Илгизәровна катнашты. Ул үзенең булганлыгы, тырышлыгы, тапкырлыгы белән аерылып торды. Һәм нәтиҗәдә безнең Гөлназыбыз 2 нче урынны яулады. Молодец. Гөлназ, булдырдың!
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча мероприятиеләр 14.01.2016

Бүген безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык чаралар узды, анда уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнаштылар. Уртанчылар төркемендә Люция Рафаэловна "Йомры икмәкнең юлдагы маҗаралары"дигән темага шөгыль күрсәтте.Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбиячеләр Калимуллина Флюза Рифовна, Хабибуллина Лилия Федоровна, музыка җитәкчесе Фаттахова Гөлфия Фәррязовна "Светофор ярдәм сорый" дигән күңел ачу кичәсен үткәрделәр. Балаларның күңелләрен күтәреп, күп бүләкләр белән ЮХИДИ инспекторы Алсу Разиновна, мәктәпкәчә белем бирү инспекторы Шарифуллина Альфира Хадиевна килеп уздырылган чараларны ошатып, рәхмәт әйтеп киттеләр.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә яңа ел бәйрәме 25.12.2015

Шатланабыз сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны
Яңа елда яңа утлар
Яктыртсын яңа юлны
-
Хуш киләсең Яңа ел 25.12.2015

Яңа Елны каршылыйбыз
Шатлыклы җырлар белән
Матур булып балкып торган
Якты йолдызлар белән
Әйдә Яңа Ел
Шатлык белән кил
Сине каршылый
Бөтен туган ил
-
Беренче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме 24.12.2015

Без бүген чыршы янында
әйлән - бәйлән уйныйбыз.
Кыш бабайны каршылыйбыз
Матур җырлар җырлыйбыз!
-
Яңа ел икенче кечкенәләр төркемкендә 24.12.2015

Без җыйналдык бүген монда
Яңа ел бәйрәменә
Яшел чыршы тирәсендә
җыр җырлап әйләнергә
-
Яңа ел иртәсе уртанчыларда 24.12.2015

Яңа ел килде, яңа ел
Кышның матур еичендә
Көмеш канатларын җилпеп,
Җем-җем энҗе эчендә
Чыршысы да өр яңа
җырчысы да өр яңа
Өр яңа чыршы очында
Яңа йолдызлар яна.
-
Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль 10.12.2015

Уртанчылар төркемендә Гөлназ Ильгизаровна балалар белән сөйләм теле үстерү шөгыле уздырды. Балалар бик актив катнаштылар, бирелгән сорауларга, төгәл җавап кайтарып, әкият төзеп сөйләргә өйрәнделәр. Сюрприз моментлары да бик кызыклы булды.Гөлназ Ильгизаровна бик тырыш, тәҗрибәле тәрбияче,шунлыктан аның эшчәнлекләре бик матур һәм мавыктыргыч булалар.















