Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Зурлар торкемендэ әтиләр бәйрәме 22.02.2017

-
Зарница с детьми подготовительной группы. 22.02.2017

-
Туган телем - иркә гөлем 21.02.2017
2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.Безнең балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Зиатдинова Илгизә Илгизовна, Федорова Гөлнира Харисовна, музыка җитәкчесе Фаттахова Гөлфия Фарязовна балаларнын туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләрен, әдәплелек тәрбияләү максатыннан, Халыкара Туган тел көненә багышлап, “Туган телем – иркә гөлем” исемендә кичә үткәрделәр.Туган телебезне зурлап, татар телендә шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, татар халык уеннары уйналды. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, әйтештеләр янгырады. Балалар китапханәсе мөдире Раилә Хамзовна балаларны бик тә кызыклы “Көчле дә ул, бай да, ягымлы да татар теле” исемендәге китап күргәзмәсе белән таныштырып китте. Бәйрәм Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлады. Бәйрәм бик күңелле үтте. -
Әтиләр бәйрәме 1-нче кечкенәләр группасында 21.02.2017

-
База мэйданчыгының утырышы 16.02.2017

Бүген безнең бакчада база мәйданчыгының утырышы булып узды. Утырышны мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакларны бик матур итеп каршылап башлап җибәрделәр. Зурлар төркеме Г.Тукай иҗатына сәяхәт иттеләр. Люция Рафаэловна балалар белән бергәләп бик күп әкиятләр, шигырьләр өйрәнгәннәр. Г.Тукай турында белемнәрен алар ачык шөгыльдә ныгыттылар. Уртанчылар төркеме "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, тәрбиячеләре Гөлфинә Алмасовна, бик күп тырышлык куеп, балаларнын уйнау сэлэтлэрен югары дәрәҗәгә күтәргән. Шулай ук утырышта Гөлназ Ильгизаровна тәрбиячеләргә ярдәм йозеннэн балалар театры очен маскалар ясау мастер-классы тэкъдим итте, һәм утырышны Рушания Камилевна "Бала тәрбияләүдә театрның роле" дигән темага чыгышы белән тәмамлады.
-
Уртанчыларда математика шөгыле 14.02.2017

-
Шомбай маҗаралары 13.02.2017

Бүген безнең балалар бакчасында Туфан Миннуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Габдулла Тукай эсэрлэренэ нигезлэнеп эшлэнгэн "Шомбай маҗаралары" дигән әкият куйды. Эчтәлекле, матур әкият балаларга бик ошады.
-
Туган көнең котлы булсын! 10.02.2017

Ләйсән Анасовна, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!
-
Беренче кечкенәләр музыкада 07.02.2017

-
Әйләнә-тирә белән таныштыру шөгылендә 06.02.2017

Зурлар төркемендә Люция Рафаэловна кышлаучы кошлар турында балалар белән сөйләшә һәм аларның белемнәрен арттыра















