Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, Сармановский район. с.Сарманово, ул.Куйбышева, д.30 |
| Телефон: | +7(855)-592-54-78 |
| E-Mail: | Solnyshko1.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №1 "Солнышко" |
| Руководитель: | Ахкамова Ильсуяр Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 94 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110
-
Яз җитә 12.03.2014

Урамда әле кышкы суыклар.Ә зурлар төркемендәге табигать почмагы яшеллекә күмелгән.Яшел суган да,арыш-бодай шытымнары,төрле агач ботаклары,чәчәкләр язны якынайта.
-
Оста куллы әниләр. 11.03.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Оста куллы әниләр" конкурсы үтте. Күңел җылысын салып әзерләгән бүләкләрне күргәч,чыннан да бик оста безнең әниләр дидек.Иң активлары: Минниярова Ф.,Миннегалиева Л., Маликова А.,Муртазина Л., Афзалетдинова Л.,Ильясова Д.,Саетшина Г. -сезгә рәхмәт белдерәбез!
-
Әниләр бәйрәме! 07.03.2014

Язның иң матур бәйрәме 8 мартны нәниләребезнең бәйрәм иртәләре тагы да матурлый.Үз сабыеның җылы котлау сүзләре , тырышып әзерләгән бүләкләре апа-сеңелләрне,газиз әниләр-хөрмәтле әбиләрне дулкынландыра.Без дә котлауларга кушылабыз:
Имин булсын гаиләгез,
Сүнмәсен сөю хисе.
Яшәгез сез,гүзәл затлар,
Булып наз,яшәү көче!
-
"Иң иҗади тәрбияче" 28.02.2014

Бүген Сарман муниципаль районы буенча "Воспитатель года-2014" профессиональ осталык конкурсы финалы узды.Сәхнәдә районыбызның иң алдынгы тәрбиячеләре көч сынашты.Безнең "Кояшкай"балалар бакчасыннан Билалова Айсылу Нәфис кызы чыгыш ясады. Ул "Иң иҗади тәрбияче"номинациясендә җиңү яулады.Котлыйбыз!
-
Тәҗрибә ясап өйрәнәбез. 27.02.2014

Икенче кечкенәләр төркеме балалары бигрәк кызыксынучан.Алар хәзер әйләнә-тирәне күзәтеп кенә калмыйлар,ә инде күргәннәренә анализ ясап, элементар нәтиҗәләр чыгаралар. "Тамчыкай" кунакка килгәч бергәләп су үзенчәлекләрен өйрәнделәр.Җылы,салкын су белән экспериментлар үткәрделәр.Тәрбияче С.Ф.Хакимуллина балаларның активлыгын арттыруда кызыклы уен,иҗади сәнгать,ТРИЗ,сөенеч мизгелләрен уңышлы файдаланды.
-
Шөгыльдә әти-әниләр белән. 26.02.2014

Зурлар төркемендә әти-әниләр балаларның мәктәпкә әзерлеге белән даими кызыксына.Тәрбияче Гилязова Ф.Ф.,Сабитова Э.С. әңгәмә,чыгышларында аларны яңалыклар белән таныштыралар.Математика эшчәнлегенә үзләрен чакыргач,әти-әниләр бик шатланып җыелды.Балаларның логик фикерләвен үстерүче мәсьәләләр,ребуслар слайд-шоу белән күрсәтелде.Бу балаларның белемнәрен күрсәтергә зур ярдәм булды.Тәрбиячеләр әти-әниләрнең үзләрен дә тик утыртмады: зирәклекләренә сынау үткәреп, эшчәнлекне тагын да җанландырдылар.
-
Сәләтле балаларның I район бәйгесе 25.02.2014

Район мәдәният бүлеге яшь буынны сәнгатькә тартуда, аларның сәләтләрен ачуда нәтиҗәле эш алып бара. "Шәп егет" сәләтле балаларның I район бәйгесе шушы юнәлештә оештырылган бәйгеләрнең берсе. Балалар бакчасына йөрүче "егет"ләр арасында иң шәбе - безнеке. Ул -Хадиуллин Илнар Илдар улы (мәктәпкә әзерлек төркеме). Бу бәйгедә кыюлыкларын, тапкырлыкларын күрсәткән егетләребез Гарифуллин Адель (зурлар төркеме), Миннеяров Рүзәл (мәктәпкә әзерлек төркеме) дә сынатмадылар. Егетләребезгә киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Ягез әле,егетләр! 20.02.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларга патриотик тәрбия бирү даими бара.Бүген үткәрелгән "Ягез,әле егетләр!" ярышында төп максат балаларга Ватаныбыз иминлеген сакчылары нинди булуын күрсәтү,үзләрендә шул сыйфатларны булдырырга теләк уяту иде. Әтиләре,абыйлары ике командада көч сынашканда балалар да тик тормады.Үзләренең сафта йөрергә осталыкларын,уеннарда җитезлекләрен,тапкырлыкларын да күрсәттеләр.
-
Илебез сакчылары 20.02.2014

Бу көннәрдә төркемнәрдә Ватаныбыз сакчылары бәйрәменә әзерлек бара. Балалар әтиләре,бабалары,абыйларына бүләкләр әзерли. Малайлар ярышка көчләрен барлый.Илебез сакчылары турында әңгәмәләр бара.Камил үзенең бабасы,әтисе,абыйсының Ватаныбызны ничек саклаулары турында дусларына горурланып сөйли.
-
Чаңгы ярышы 17.02.2014

Бу көннәрдә дөньядагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе- Сочидагы олимпиада.Бакчада балалар белән бергәләшеп һәр көн ярыш нәтиҗәләре турында сөйләшәбез.Җиңүчеләргә сокланабыз.Медаль алу өчен никадәр тырышлык кирәклеген аңлатабыз.Спорт белән шөгыльләнүне кечкенәдән башларга кирәк икәнлеген балалар бик яхшы белә. Аларның иң яраткан шөгыле дә- физкультура! Саф һава да сәламәтлек ныгытырга бер дигән чара.Бу атнада күп балалар, әти-әниләре белән"Лыжня России -2014" да катнаштылар.Бакчада үзләре дә чаңгыда ярышып карадылар. зурлар төркеменнән Айгөл Солтангалиева -җиңүче!












