Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, Сармановский район. с.Сарманово, ул.Куйбышева, д.30 |
| Телефон: | +7(855)-592-54-78 |
| E-Mail: | Solnyshko1.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №1 "Солнышко" |
| Руководитель: | Ахкамова Ильсуяр Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 94 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Полиция хезмәткәре килде 20.11.2014

Балалар белән очрашуга полиция хезмәткәре Ахатов Ф.Ф. килде. Ул балалар белән Юл иминлеге турында әңгәмә үткәрде.Балалар кагыйдәләрне яхшы белүләрен дә күрсәттеләр,сорауларга бик шатланып җавап бирделәр."Җәяүле көндәлеге"н бүләккә алгач ,Фәнис абыйларына бик сөенеп рәхмәт әйттеләр.
- "Об утверждении нормативов финансировании деятельности дошкольных образовательных организации муниципального образования"Сармановский муниципальный район" на 2016 год" 18.11.2014
-
Аюның туган көне 10.11.2014

-
Җыелышлар үтте. 10.10.2014

Балалар бакчасы балаларның сәламәтлекләрен саклау, ныгыту , тормыш иминлекләрен тәэмин итү бурычларын куеп яңа уку елын башлады.Төркемнәрдәге әти-әниләр җыелышларында да бу бурычларны бергәләп чишү юнәлешләре билгеләнде.
-
Укучылар килде 10.10.2014

Бүген : сезне бик сагындык,-дип Илнар белән Индира керде. Алар инде укучы.Нәниләргә үзләренең китап-дәфтәрләрен,сумкаларын күрсәтеп алдылар.Илсафның тотып карыйсы да килгән иде.Ярамый икән...Укытучылар бик саклап тотарга кушалар,уенчык итеп уйнарга ярамый инде. Дәресләрдә укып,язып утырасы гына булса да,бик рәхәт,-диделәр алар.Уңышлар сезгә,безнең укучыларыбыз!
-
КМО җитәкчеләре киңәште... 02.10.2014

Яңа уку елы зур яңалыклар белән башланды.Балалар бакчалары БДББС нигезләнеп эшли башладылар.Шушы шартларда педагогларның эшчәнлегенә инновацион юнәлеш бирергә кирәк.Район методик берләшмә утырышларына куелган темаларда бу ачык күренә.Район мәгариф бүлеге баш белгече Шарифуллина А.Х җитәкчелегендәге бүгенге киңәшмәдә методик берләшмә утырышларының бурычлары билгеләнде.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

Көзнең матур көнендә һәр елдагыча өлкән коллегаларыбызны кунакка чакырдык.Бергәләп чәй табыны артында яңалыклар белән уртаклашып утырдык.Бакчабыздагы яңалыкларны мультимедия ярдәмендә күрсәттек. ИКТ белән эшләр өчен тудырылган шартлар аларны бик кызыксындырды.Җылы,чиста эш урыннарыгызда исән- сау эшләгез,-дип теләделәр өлкәннәр.
-
Спорт һәм көз 26.09.2014

Җәй буе чыныгып,ныгып килгән балалар ярышларны бик яраталар.Мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары "Спорт һәм көз"дип аталган ярышта үзләренең җитезлекләрен,көчлелекләрен тагын бер кат расладылар. "Җитезләр"һәм "Өлгерләр" командасы көзге уңышны "җыйдылар".Малайлар берсе дә сынатмады.
-
Көзге могҗиза 22.09.2014

Көзге табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмый балалар.Аның байлыгын оста файдаланалар.Түтәлдәге кишер,чөгендер,бәрәңгеләрне кышка җыеп куярга булышсалар,яфрак-орлыкларыннан матур эшләнмәләр иҗат итәләр.Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Айзилә,Адел,Ярослав бигрәк тырышканнар инде, күрегез!
-
Минем бакчам 01.09.2014

Яңа уку елы башланды.Бакчабыз тагы да матурланып,чәчәкләргә күмелеп балаларны каршылады.Уенчыклар, дус кызкай һәм малайлар, ягымлы апалары бик сагындырган икән аларны!












