Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, Сармановский район. с.Сарманово, ул.Куйбышева, д.30 |
| Телефон: | +7(855)-592-54-78 |
| E-Mail: | Solnyshko1.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №1 "Солнышко" |
| Руководитель: | Ахкамова Ильсуяр Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 94 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Без-булачак укучы! 05.02.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының бакча белән саубуллашыр көннәре якынлаша.Алар шөгыльләрдә дә бик активлаштылар, җитдиләнеберәк тә киттеләр.Мәктәп-гимназиягә экскурсиягә барып уку класслары,мәктәп белән танышып та кайттылар.Укытучылар белән тагын бер кат очрашып кызыксындырган сорауларын бирделәр.Ә кайткач кичерешләрен, бик тырышып , рәсемгә төшерделәр.
-
Кышкы могҗизалар 29.01.2015

Балалар бакчасында "Кышкы могҗизалар"дип аталган кичә үткәрелде.Беренче өлешендә балаларның гаиләләре белән берлектә ясаган кул эшләре тәкъдим ителде.Кышкы темага кагылышлы һәр кулланманы балалар югары бәя биреп алкышладылар.Ә инде икенче өлешендә музыка мәктәбендә җыр-бию,фортепьяно классларында белем алучы кызлар чыгышы булды. Рәисә Ибрагимовна җитәкчелегендә оештырылган бу тамаша нәниләргә бик ошады.
-
Кыш бабай килде! 26.12.2014

Бәйрәм иртәләре бик күңелле үтте.Балалар Кыш бабаларына һөнәрләрен күрсәттеләр.Бер ел эчендә бик үскән икәнлекләрен раслап,җыр-биюләр белән бәйрәм иттеләр.
-
Кышкы әкият илендә 24.12.2014

Төркемнәрдә Яңа елга әзерлек гөрли.Матур итеп бизәлгән бүлмәләрдә балаларны әкият персонажлары каршылый.Ул чыршыларның ниндиләре генә юк! Ялтыравыклысы да,йомшагы да,һәрберсе үзенчәлекле , матур! Әти-әниләре белән балалар үзләре ясаган шул аларны!
-
Юбилеегыз котлы булсын! 22.12.2014

Балалар бакчасының хөрмәтле тәрбиячесе Ләйлә Галимҗан кызы Галиеваның бүген юбилее!
Тәбриклибез Сезне чын йөрәктән!
Сәламәтлек теләп иң элек,
Һәрбер көнегез үтсен бәхет белән,
Яшәгез шатлыкка төренеп!
-
Янгын куркынычсызлыгы турында 17.12.2014

Ут-дус,ут-дошман, дигән темага мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән эшлекле уен үткәрелде.Тәрбияче Ф.Ф.Гилязова янгын куркынычсызлыгы турында презентация аша балаларга саклык чаралары турында сөйләде."Дөреслә" уенында балаларның белемнәре ныгытылды.Кунак булып кергән зурлар төркеме балалары да "Кошкин дом"әкиятендә ясалган хаталарны табарга булыштылар.Тәрбияче балаларны Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шартлаткычлардан сак булырга кирәклеген искәртте.
-
Урамда сак бул! 02.12.2014

Зурлар төркемендә "Урамда сак бул!"дигән ачык шөгыль үтте.Бу чарада балаларның юл кагыйдәләрен белүләре ныгытылды.у Кунакка районыбызның Юл иминлеге бүлегеннән Ситдикова А.Р. килде.Балалар белән әңгәмә үткәреп ,аларга юлларда саклык чараларын үтәүнең әһәмиятен аңлатты.Юл кагыйдәләрен өйрәнү өчен бик файдалы өстәл уеннары,китаплар өләште.
-
Китпаханәне котлап... 02.12.2014

Сарман районы китапханәсенең тиздән зур юбилее! Шул уңайдан "Кояшкай"лылар бүләк эзерләде.
Әй,китап дус,синең йортың
Үзенә тартып торсын!
Монда килгән һәр укучы
Синең данны арттырсын!
-
Әниләрне зурлап 24.11.2014

Ана яши җирдә бала өчен,
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга,янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.
Безнең балалар да ,әниләрен зурлап, бәйрәм ясадылар.Әниләр көне уңаеннан өйрәнгән иң матур җыр-биюләрен,изге теләкләре белән бергә әниләренә бүләк иттеләр.
-
Аттестация. 20.11.2014

Тәрбияче А.Н.Билалованың эшен бәяләү өчен экспертлар килде. Ул эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен күрсәтте.Үткәрелгән ачык шөгылен экспертлар югары бәяләде.












