муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Кооператив институт вәкилләре белән очрашу 10.02.2017

8-11 нче сыйныф укучылары өчен Копператив институт вәкилләре белән очрашу булды. Кадрлар бүлеге җитәкчесе Валиева Илхамия Рахимовна укучыларны уку йорты, керү имтиханнары, белгечлекләр, торак шартлары белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Әлифба бәйрәме 09.02.2017

Әлифбаның һәр хәрефе
Безнең күңелгә сеңгән.
Балаларның күңеленә
Аның сафлыгы иңгән!
Бик тырышып укыдык без,
Өйрәндек Әлифбаны.
Айлар, еллар үтсәләр дә
Хөрмәт итәрбез аны!
Бүген 1 нче сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. Класстан тыш чарага укучыларның әти-әниләре дә чакырылды.
-
Мини-футбол ярышы 09.02.2017

Мәктәбебездә спорт-сәламәтлек, патриотик тәрбия айлыгы бара. Айлык кысаларында бүген ике команда арасында мини-футбол ярышлары үтте. Исәп 4:4.
-
Парламент дәресләре 08.02.2017

5-11 нче сыйныф укучылары өчен “Татарстан-2030: Республика киләчәгендә минем өлешем” дигән темага парламент дәресләре үтте. Дәресләрне җәмгыять белеме укытучысы Талипов Ирек Марселевич үткәрде. Әлеге дәресләр укучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләргә ярдәм итә. Татар милләтенең якты киләчәгендә аларның да өлеше булырга тиеш!
-
Рус теле, инглиз теле атналыгы 06.02.2017

Мәктәбебездә бүгеннән рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле атналыгы башланып китте. Инглиз теле укытучысы Минашаева З.Ф. 7 нче сыйныфта "Минем хыялымдагы мәктәп" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Әти-әниләр җыелышы 04.02.2017

9,11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен бердәм дәүләт имтиханнары буенча җыелыш үткәрелде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Билалиева Г.Ф. математика, физика, биология, химия, информатика, география фәннәреннән үткәрелгән имтихан биреп карау нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н. ОГЭ, ЕГЭ бирүдәге кагыйдәләрне искә төшерде, үзгәрешләр турында сөйләде.
-
"Без бергә" конкурсының мәктәп этабы 03.02.2017

Мәктәбебездә "Без бергә" Республика фестиваль - конкурсының мәктәп этабы башланып китте. Бүген 1-11 нче сыйныф укучылары арасында "Нәфис сүз" номинациясе үткәрелде.Һәр сыйныфтан бер укучы катнашты, рус һәм татар телләрендә шигырьләр һәм чәчмә әсәрләрдән өзекләр башкардылар. Җиңүче укучы район этабында чыгыш ясаячак.
-
"Мәгариф" журналы хезмәткәрләре белән очрашу 02.02.2017

Бүген мәктәбебездә «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Таһир Якуп улы Сабирҗанов, журналның иң актив авторлары – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында эшләгән, татар хатын-кызлары хакында бик күп китаплар авторы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова һәм техник фәннәр кандидаты, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, шагыйрь Ринат Гали улы Нуруллиннар белән бик кызыклы очрашу үтте.
Укучылар Тәэминә Әхмәт кызының иҗаты, татар мәгарифе тарихы, мәдрәсәләр ачкан күренекле татар уллары һәм кызлары турындагы мәгълүматларны кызыксынып тыңладылар. Ринат Нуруллинның яшь уйлап табучылар турындагы бәйгеләр хакында сөйләве, табышмак – шигырьләре укучылар күңеленә хуш килде. Бүлек мөхәррире Таһир Якуп улы “Мәгариф” журналы, кушымталары, үзләрендә үткәрелүче бәйгеләр белән таныштырды. Журнал белән укытучылар гына түгел, укучылар да кызыксынды.
Интернет, компьютер бөтен тормышыбызны биләп алган заманда тере шагыйрьләр, фән кандидатлары, журнал мөхәррирләре белән очрашу укучылар һәм укытучылар коллективы өчен могҗизага тиң булды. Мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
Прием в 1 класс
01.02.2017
На основании Приказа Министерства образования и науки Российской Федерации от 22.01.2014 года № 32 «Об утверждении Порядка приёма граждан на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования» и Постановления Исполнительного комитета Сабинского муниципального рйаона РТ от 31.12.2016 года № 1605-п «О закреплении общеобразовательных учреждений за конкретными территориями Сабинского муниципального района», приём заявлений в первые классы для детей, проживающих на территориях, закреплённых за общеобразовательными учреждениями, проводится с 1 февраля по 30 июня 2017 года .
Общеобразовательные учреждения, закончившие до 1 июля приём в первый класс всех детей, проживающих на закреплённой территории и имеющие свободные места, смогут начать приём остальных детей. -
ГТО значокларын тапшыру 30.01.2017

Бүген үткәрелгән атналык линейкада тантаналы рәвештә , узган уку елы нәтиҗәләре буенча ГТО значоклары тапшырылды. 9 укучы көмеш, 16 укучы бронза билгеләргә ия булдылар. Котлыйбыз! Киләчәктә күбрәк укучыларыбызның зур нәтиҗәләргә ирешүен теләп калабыз.









