муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Волейболда уңышлар. 24.04.2017

Волейбол буенча укучылар арасында уздырылган район беренчелегендә мәктәбебезнең егетләр командасы 1 нче урын яуладылар. Егетләребезне котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр телибез.
-
21 апрель -Җирле үзидарә көне 20.04.2017

Мәктәбебез укучылары 21 апрель "Җирле үзидарә" көне уңаеннан, җирлек рәисе Ахмадуллин И.Р. һәм озак еллар шушы үзидарәдә эшләп, лаеклы ялга чыккан Миннуллина Гөлйөзем апай белән очраштылар. Әлеге өлкәдә булган яңалыклар белән таныштылар.
-
18 апрель Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне. 18.04.2017

18 апрель Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көнендә мәктәбебез укучылары авылыбыз тарихында эз калдырган мәгърифәтче, авылыбызның горурлыгы, тарихи мирасы булган Мортаза Гали бине Котлыгыш әс - Симети каберлеген, язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мәһдиев Мәхәммәт Сөнгать улының әнисе истәлегенә куелган ташның тирә-ягын җыештырдылар.
-
Математик квест 14.04.2017

Математика фәненә кызыксыну уяту,тапкырлык, зирәклек, игътибарлылык, ихтыяр көче тәрбияләү,командада эшләргә өйрәтү,коллектив алдында үз эше өчен җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан "Физика-математика" атналыгы кысаларында 7-10 сыйныф укучылары белән Математик квест үткәрелде.
-
12 апрель-Космонавтика көне 12.04.2017

12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан 1-4 сыйныфлар арасында рәсем конкурсы үткәрелде, Ю.А.Гагаринның батырлыгы турында газета чыгарылды.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2017

Бөтендөнья туберкулезге каршы көрәш һәм Сәламәтлек көне уңаеннан Югары Симет урта мәктәбендә авыл фельдшеры Муллагалиева И. белән очрашу үткәрелде."Янәшәдә туберкулез" темасына әңгәмә оештырылды.
-
Хуш киләсез, кошкайлар! 03.04.2017

Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү, кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру, кошларның сайраулары, яшәү рәвешләре буенча аера белергә өйрәтү максатыннан Югары Симет урта мәктәбендә "Хуш киләсез, кошкайлар!" акциясе үткәрелде. Кош рәсемнәренә һәм кош ояларына конкурс оештырылды.
-
Кукмарага сәяхәт 29.03.2017

"Хезмәт тәрбиясе" проекты кысаларында, язгы каникул вакытында Югары Симет урта мәктәбе укучылары Кукмара итек комбинатына һәм Кукмара металлпосуда заводына экскурсиягә бардылар.
-
"Гараев Илнур" истәлегенә волейбол ярышы. 23.03.2017

Мәгариф хезмәткәрләре арасында "Ильнур Гараев истәлегенә" үткәрелгән волейбол ярышында Югары Симет урта мәктәбе коллективы 1 урынга лаек булды. Кубок һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Кошларны каршы алыйк. 17.03.2017

16нчы март көнне Югары Симет урта мәктәбендә 1нче сыйныф укучылары белән "Кошларны каршы алыйк" исемле сбор уткэлерде.









