муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Ягез әле, егетләр 20.02.2017

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Ягез әле, егетләр” кичәсе үткәрелде. 7-11 нче сыйныф егетләре ике командага бүленеп көч сынаштылар. Күп төрле кызыклы, мавыктыргыч конкурслардан соң “Татар егетләре” командасы әз генә өстенлек белән җиңүгә иреште. Кичәне кызларның матур җыр-биюләре бизәде.
-
Илзатны җиңүе белән котлыйбыз! 20.02.2017

17-19 нчы февраль көннәрендә Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә су модельләре буенча ТР укучылары арасында ярыш үткәрелде. Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Мифтахов Данияр һәм 7 нче сыйныф укучысы Загриев Илзат , җитәкчеләре Имамиев И.И. белән берлектә әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Илзатны 2 нче урын алуы белән котлыйбыз! Киләчәк ярышларда да зур уңышлар телибез.
-
Батырлык дәресе 17.02.2017

Бүген мәктәп күләмендә Батырлык дәресе үткәрелде. Дәрескә Югары Симет авыл җирлегеннән Әфган һәм Чечен сугышларында катнашучылар чакырылды. Укучылар кеше өчен иң кадерлесе - тормыш икәнлегенә төшенделәр.. Без барыбыз да җирдә бер тапкыр гына яшибез. Без тормышыбызны әрәмгә үткәрергә тиеш түгел. Моның өчен безгә көчле, рухлы, тырыш, түзем, кыю, тәвәккәл, игелекле буларга, туган илебезне, йортыбызны, туганнарыбызны яратырга кирәк.
-
Республика олимпиадасындагы уңышыбыз 16.02.2017

9 нчы сыйныф укучысы Загриев Фоат - география фәненнән фән олимпиадаларының региональ этабы призеры. Укытучысы - Шафигуллина Әнисә Габделхәмит кызы. Чын күңелебездән котлыйбыз!!! Афәрин!!! Тагын да зуррак үрләр яулавыгызны телибез!
-
Всероссийская встреча с родителями 15.02.2017

15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур
15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube
(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
-
Мәктәбебез горурлыгы 15.02.2017

Татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабыннан 10 нчы сыйныф укучысы Шайхлиева Алия һәм 11 нче сыйныф укучысы Гибадуллина Инзилә призерлар булып кайттылар. Җиңүче кызларны һәм укытучы Муллаянова Талия Тәлгат кызын чын күңелебездән зур уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Күңелле стартлар 14.02.2017

Спорт-сәламәтлек, патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында , 1-4 нче сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде. 4:3 исәбе белән “Морская пехота” командасындагы укучылар җиңүгә ирештеләр.
-
Айлык дәвам итә 13.02.2017

Спорт-сәламәтлек, патриотик тәрбия бирү айлыгы дәвам итә. Укучылар ике командага бүленеп көч сынашалар: "Морская пехота" һәм "Victоria" . Һәр ике команда стена газеталары чыгардылар.
-
Чаңгы юлы - 2017 11.02.2017

"Чаңгы юлы - 2017" ярышында барлык укучылар һәм укытучылар коллективы актив катнаштылар. Җиңүчеләр акчалата бүләккә ия булдылар.
Җиңүче укучыларыбыз:
1-4 нче класслар арасында
I урын - Шайдуллина Гөлзирә (2 кл), Загриев Солтан(2 кл)
II урын - Гарифуллина Чулпан (3 кл), Хабибуллин Рамазан (3 кл)
III урын - Хассамова Иркә (3 кл.), Ахмадуллин Булат (2 кл.)
5-8 нче класслар арасында
I урын - Хуҗина Сөмбел(5 кл), Завгриев Илзат (7 кл)
II урын - Валиева Зәлия (7 кл), Муллаянов Алмаз (7 кл)
III урын - Ибрагимова Диана (5 кл), Шамилов Рушан (6 кл)
9-11 нче класслар арасында
I урын - Шайдуллина Гөлнар(10 кл), Гарифуллин Рәмис (9 кл)
II урын - Загриева Нәркиз(9 кл), Шакиров Илһам(11 кл)
III урын - Имамиева Зөбәрҗәт(9 кл), Гибадуллин Минзаһит(9 кл).
Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!
-
Лингвистик КВН 10.02.2017

Бүген рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле атналыгы кысаларында, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Леонтьева Т.А. һәм инглиз теле укытучысы Халиуллина А.Э. 5-6 нчы сыйныф укучылары белән лингвистик КВН үткәрделәр. Укучылар ике командага "Сильные" һәм "Strong"ка бүленеп көч сынаштылар. 45:47 исәбе белән "Strong" командасы җиңүгә иреште.









